Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сиксән елдан соң храм авылга кайтты

    Юхмачыда төзелүче чиркәүгә гөмбәз куелды Үткән атнада Юхмачыда төзелеп килүче чиркәүгә (ул Михаил Архангел исемен йөртәчәк) хач белән гөмбәз урнаштыру тантанасы булды. Гөмбәзне чиркәүгә урнаштыру православие динендә бик мөһим вакыйга санала. Әлеге олы гамәлне барлык дини кануннар нигезендә Изге Троица приходы протоиерее Андрей Зиньков башкарды.

    Чиркәүгә гөмбәз кую тантанасына шактый кеше җыелган иде. Юхмачылылардан тыш, тирә-күрше авыллардан, район үзәгеннән дә якташлары килгән, ерактан кайткан кунаклар да бар.
    Чиркәү нарат бурадан төзелә. Авылда храм салуны башлап йөрүчеләрнең берсе - Татьяна Малярова. Җиңел булмаган бу эшкә ул үз теләге белән алынган. Татьяна Андреевна чиркәү төзелешенә ярдәм итүләрен сорап Юхмачы халкына мөрәҗәгать итә, тирә-күрше авылларны да йөреп чыга. Күпләр бу изге эшкә берсүзсез акчалата ярдәм күрсәтәләр. Әлеге олы башлангычның барып чыгасына шик белдереп, аңа өлеш кертүдән баш тартучылар да була.
    Татьяна Андреевна халыктан кергән һәр сум-тиенне исәпкә алып, ярдәм күрсәтүчеләрнең җентекле исемлеген төзеп бара. Шул исемлектән ул безгә төзелешкә чын ихластан матди ярдәм күрсәткән бик күпләрнең исемнәрен атады.
    Әтиле-уллы Геннадий һәм Михаил Волостновлар храм төзүгә 140 мең сум өлеш керткәннәр. Чиркәүгә урнаштырылачак алтын йөгертелгән гөмбәз һәм аңа беркетелгән хач алар акчасына Алексеевск осталары тарафыннан ясалган. "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев 50 мең сум акчалата ярдәм күрсәткән.
    Татьяна Андреевна 99 яшенә җитеп вафат булган әнисе Екатерина Сюкрина белән 57 мең сум акчаларын шушы изге эшкә керткәннәр. Тамара Сапожникова - 25 мең сум, бүген Мәскәүдә яшәүче якташлары Платоновлар, Миндрюковлар, Овчинниковлар, Удальцовлар, Кузнецовлар гаиләләре, Базарлы Матактан эшмәкәр Римма Гыйрфанова бик саллы ярдәм күрсәткәннәр.
    Юхмачы авыл җирлеге башкарма комитеты (башлыгы Рөстәм Шәрапов) чиркәү бурасы бүрәнәләрен алып кайтудан башлап һәрдаим эшне оештырган, ярдәм итеп торган. Шулай ук Владимир Кузнецов җитәкчелегендәге Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йорты төзелеш эшенә төрле яклап зур ярдәм күрсәтә. "Әлки Мелиорация" ПМК (җитәкчесе Әнвәр Мәрдиев) һәрчак техника белән ярдәмгә килгән, акчалата булышкан.
    Ә чиркәүнең үзенчәлекле, матур проектын якташлары Валерий Кутузов бернинди түләүсез эшләп биргән булган.
    Гөмбәз кую тантанасына килгән өлкәннәрдән мин авылның элеккеге чиркәве турында да сораштым.
    -Авылыбызда нәкъ шушы урында зур агач чиркәү булган. Узган гасырның утызынчы еллар ахырында коммунистлар, авыл активистлары аның тәресен бәреп төшергәннәр. Әлеге зур хач имән агачыннан ясалып, калай белән тышланган иде. Ул хач әле бик озак җирдә ятты, аңа беркем кагылмады. Аннан аны утынга турадылар бугай. Ә 1944 елда Юхмачы район үзәге булгач, чиркәү бинасы район мәдәният йорты булып хезмәт итә башлады,-дип сөйләде пенсионер укытучы Николай Владимирович Романов.
    Белмим, ниндидер югары көчләр тәэсиредерме, чиркәү нигезендәге ике мәдәният йорты да яна. Һәм менә храм бетерелгәннән соң сиксән елга якын вакыт узгач бу урында янә чиркәү торгызылып килә.
    Протоиерей Андрей Зиньков үзенең ярдәмчеләре белән дини йолаларны башкарган арада гөмбәз белән хачны автокранга беркетүне төгәлләделәр. Зиньков атакай тантанага килгән барлык халыкны бу истәлекле вакыйга белән кайнар тәбрикләде. Ул һәркемне якты дөньяда күбрәк изгелек кылып калырга, мәрхәмәтле булырга чакырды.
    Аннан гөмбәзне урынына урнаштыру эше башланды. Санаулы минутлар эчендә гөмбәз хачы белән чиркәү түбәсенә беркетелде һәм авыл өстенә, бөтен тирә-юньгә алтынсу нурларын чәчте. Протоиерей Андрей Зиньков, чиркәүдә гөмбәзнең бер генә булуы -ул Аллаһның бердәнбер булу символы, дип аңлатты.
    Чиркәү төзелешен тулысынча тәмамлау, тирә-юнен тотып алу, матурлау өчен шактый средстволар кирәк булачак әле. Шуңа да Юхмачы чиркәве төзелешенә үз өлешләрен кертергә теләге булганнар бу изге эштә әле катнаша алалар. Моның өчен Татьяна Маляровага яисә Юхмачы авыл җирлеге советына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: