Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга хокукларын аңлатачаклар

20 ноябрьдә Россия Федереациясендә Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне үткәреләчәк. Бу көнне балалар хокукларына, ата-аналары белән мөнәсәбәтләрнең юридик нигезләренә, уллыкка, тәрбиягә бала алу мәсьәләләренә һ.б. кагылышлы лекция һәм семинарлар уздыру, инвалид, ятим, караучысыз калган балаларга, тәрбиягә бала алырга җыенучыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү кебек чаралар уздыру күздә тотыла. Безнең районда...

20 ноябрьдә Россия Федереациясендә Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне үткәреләчәк.

Бу көнне балалар хокукларына, ата-аналары белән мөнәсәбәтләрнең юридик нигезләренә, уллыкка, тәрбиягә бала алу мәсьәләләренә һ.б. кагылышлы лекция һәм семинарлар уздыру, инвалид, ятим, караучысыз калган балаларга, тәрбиягә бала алырга җыенучыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү кебек чаралар уздыру күздә тотыла.

Безнең районда 20 ноябрьдә Базарлы Матактагы Иҗат йортында балалар өчен хокук сакчылары, юристлар белән очрашу үткәрү планлаштырыла. Балалар янына эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе, өлкән суд приставы, җәзаларны үтәтү инспекциясе, халыкны социаль яклау бүлеге начальниклары, опека һәм попечительлек органы белгече, адвокат, нотариус, инвалидлар җәмгыяте рәисе килү көтелә. Кызыксынган һәркем әлеге очрашуга үз сорауларын әзерләп тора ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев