Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуйлар җитә

Район Сабан туе 13 июньгә билгеләнде. Кичке сабантуйны 12 июньдә бәйрәм итәчәкбез. Бәйрәмнәр тезмәсен исә апаклылар башлап җибәрергә җыена: алар авыл сабантуена 30 майда, 10.00 сәгатьтә чакыра. Шул ук көнне Хузангай авылында чуаш туганнарның милли бәйрәме - Уяв та үткәреләчәк: аның бай программасында юртаклар һәм чабышкылар ярышлары да бар. Ә...

Район Сабан туе 13 июньгә билгеләнде. Кичке сабантуйны 12 июньдә бәйрәм итәчәкбез.

Бәйрәмнәр тезмәсен исә апаклылар башлап җибәрергә җыена: алар авыл сабантуена 30 майда, 10.00 сәгатьтә чакыра. Шул ук көнне Хузангай авылында чуаш туганнарның милли бәйрәме - Уяв та үткәреләчәк: аның бай программасында юртаклар һәм чабышкылар ярышлары да бар. Ә җиңүчеләрне саллы бүләкләр көтә: җиңгән юртак хуҗасына 15 мең сум, атта беренче килгән егеткә 5 мең сум!

6 июньдә Иске Алпарда Чирмешән елгасы ярында сабантуй үткәрергә җыеналар, ул 10.00 сәгатьтә башланачак. ә Татар Борнаенда яшәүчеләр сабан бәйрәмен 13 июньдә 15.00 сәгатьтә Якты күл буенда үткәрергә җыена. Каргада сабан туе 12 июньгә 17 сәгатькә билгеләнгән. Оештыручылар сабан туе бәйрәмнәрендә танылган артистлар чыгыш ясаячак дип ышандыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев