Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

​​​​​​​Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов 13 сентябрьдә булган сайлауларны оештыруда һәм үткәрүдә  актив катнашкан өчен  Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Быел 13 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Президентын, муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын сайлау һәм РФ Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлау булды. “Сайлау кампаниясендә эшлекле катнашуыгыз һәм минем кандидатурамны яклавыгыз өчен чын йөрәктән рәхмәтемне белдерәм. Үземнең Татарстан Президенты постына сайлануымны республикада алып барыла торган команда эшенә югары бәя дип саныйм. Бүген Татарстан – алга омтылучы, яшәргә һәм эшләргә уңайлы булган төбәк, безнең горурлыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышанычыбыз. Бу безнең һәркайсыбыз башкарган эшнең һәм уртак тырышлыгыбызның нәтиҗәсе”, – диелә республика җитәкчесе имзалаган Рәхмәт хатында.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев