Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Яңа Камка авылында арендага бирелгән буаны кичекмәстән чистарту һәм сентябрь башына су белән тутыру бурычын куйды

Газетабызның 13 июль санында "Буаны киптереп дөрес эшлиләрме?" дигән язма басылган иде. Анда Яңа Камкадан Азат Гыйльметдиновның хаты һәм хатка рәсми затларның җаваплары бирелде. Район башлыгы Александр Никошин әлеге язма уңаеннан киңәшмә үткәрде. Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәровка буаны арендага алучылардан кичекмәстән аны чистарту эшләрен башлатуны таләп итәргә...

Газетабызның 13 июль санында "Буаны киптереп дөрес эшлиләрме?" дигән язма басылган иде.

Анда Яңа Камкадан Азат Гыйльметдиновның хаты һәм хатка рәсми затларның җаваплары бирелде. Район башлыгы Александр Никошин әлеге язма уңаеннан киңәшмә үткәрде. Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәровка буаны арендага алучылардан кичекмәстән аны чистарту эшләрен башлатуны таләп итәргә күрсәтмә бирелде. Ә сентябрь башларына буаны су белән тутыру чаралары күрелсен, диде район башлыгы. Яңа Камкадагы әлеге буаның арендага законлы рәвештә бирелүе расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев