Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында парикмахер Наталья Крайнова өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында тәрбияләнүчеләргә бушлай хезмәт күрсәтә

Район үзәге парикмахеры Наталья Крайнова Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына әледән-әле барып, анда тәрбияләнүчеләргә хезмәт күрсәтә. Әле декабрь башында булган инвалидлар декадасында да ул 20 әби-бабайның чәчләрен кисеп, прическалар ясап кайткан. "Натальяның һәр килүен безнекеләр көтеп алалар, аны шатланып каршылыйлар", ди интернат хезмәткәре Татьяна Клянина. Наталья моны бернинди түләүсез, күңеле...

Район үзәге парикмахеры Наталья Крайнова Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына әледән-әле барып, анда тәрбияләнүчеләргә хезмәт күрсәтә.

Әле декабрь башында булган инвалидлар декадасында да ул 20 әби-бабайның чәчләрен кисеп, прическалар ясап кайткан. "Натальяның һәр килүен безнекеләр көтеп алалар, аны шатланып каршылыйлар", ди интернат хезмәткәре Татьяна Клянина. Наталья моны бернинди түләүсез, күңеле кушуы буенча эшли. Интернатка барганда еш кына үзенә ярдәмгә Светлана Королеваны яисә бүтән берәр парикмахерны да чакыра икән. "Чәчләрен кисеп, матурлап ясагач, өлкәннәр шундый сөенә. Алар бит нәкъ балалар кебек - эчкерсезләр, ихласлар. Рәхмәтләр әйтеп туймыйлар. Кайсы әле күчтәнәч итеп алма, груша бирә. Мин аларга рәхәтләнеп хезмәт күрсәтәм. Интернаттан шылтыратуга тизрәк барырга карыйм. Картлык бөтен кешегә дә килә. Өлкәннәргә игътибарыбызны, җылы сүзебезне кызганмыйк",-ди Наталья Крайнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев