Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче (Борискино авылы) Александра Воронцова: “Район газетасы минем өчен гел беренче урында”

Александра Кирилловна Воронцова, Борискино авылы: -Район газетасын беренче тапкыр кайчан кулга алганмындыр, анысын хәтерләмим инде. Шуңа күрә аны гомерлек юлдашым дип әйтә алам. Элек кәгазе дә начар, хәрефләре дә бик үк ачык түгел иде, барыбер укыдык. Мин бит укытучы кеше, ә балаларга белем бирүче кеше бөтен яктан хәбәрдар булырга, шул...

Александра Кирилловна Воронцова, Борискино авылы:

-Район газетасын беренче тапкыр кайчан кулга алганмындыр, анысын хәтерләмим инде. Шуңа күрә аны гомерлек юлдашым дип әйтә алам. Элек кәгазе дә начар, хәрефләре дә бик үк ачык түгел иде, барыбер укыдык. Мин бит укытучы кеше, ә балаларга белем бирүче кеше бөтен яктан хәбәрдар булырга, шул исәптән туган районыбыз хәбәрләрен укып барырга тиеш. Үземнең дә газета герое булганым бар: бик күптәннән, алтмышынчы еллар башында, дәресемә район газетасы журналисты Бари Гыйльмиев кереп утырды. Рус әдәбияты дәресе, балалар белән "Ленин һәм мичче" шигырен укып өйрәндек. Ә журналист берничә көннән дәресемне мактап, кайбер кимчелекләрен дә әйтеп, газетада язып чыкты.

Исеме үзгәргәч тә эләктем әле район газетасы битләренә: "Әлки хәбәрләре"ннән бер егет килеп, чигешләремне фотога төшерде, бу шөгылем турында язма бастырды. Рәхмәт редакциягә, күңелем бик булды.

Әйтәм бит, укыдым, укыйм, күзләрем күргәндә алга таба да укыячакмын районның бердәнбер гәзитен. Мин бик күп балага белем бирдем, элеккеге укучыларым район авылларында яшиләр, эшлиләр. Газетаның һәр саныннан аларның берәрсе турында язма юкмы, дип эзлим. "Әлки хәбәрләре" бик әйбәт, хәрефләре яхшы күренә, фоторәсемнәр күп. Минем өчен әле дә беренче урында ул. Аны укып бетергәч кенә "Республика Татарстан", "1000 советов", "ЗОЖ"ның битләрен актарам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев