18 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районыннан иртәгә 7 егет армиягә китә
Көзге чакырылыш башланганнан бирле районнан 3 төркем егетләрне Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә озаттык инде. Алар барысы да Оренбургтагы Әлки районы шефлык иткән частькә китте. Иртәгә тагын 7 егетебезне дуслары, якыннары армиягә озатачак. Болар Базарлы Матактан - Артур Ерохин, Игорь Лазарев, Иске Чаллыдан Ленар Гатауллин, Түбән Кәчидән Роман Журавлев, Югары...
-
19 ноябрьдә Базарлы Матакта яшәүче Гайсина Гөлсинә Ибраһим кызының туган көне
19 ноябрьдә Базарлы Матакта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Гайсина Гөлсинә Ибраһим кызының туган көне. Кадерлебез! Син безнең өебезнең яме, нуры, барыбыз өчен дә иң сөекле, газиз кеше. Син безнең кайгыртучыбыз да, зирәк киңәшчебез дә. Сез безне әти белән кадерләп үстердегез, белем, тәрбия бирдегез. Әни, барысы өчен дә мең-мең рәхмәт...
-
Әлки районы: “Үлем белән кайда сәүдә итәләр?”
14 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда да "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" дигән акция үткәрелә. Әгәр кайдадыр наркотик матдәләр җитештергәннәрен, кемнеңдер аларны сатканын белеп алсагыз, бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр итегез. Наркоконтроль идарәсенең ышаныч телефоны 273-43-55, эчке эшләр бүлекчәсенең кизү часте телефоны 20-1-02....
-
Салкын тиюдән саклый торган азыкны ачыклаганнар
Организмга даими рәвештә салкын тию янаган чорда белгечләр суык тиюдән саклаучы азык кулланырга тәкъдим итәләр. Аның файдасы күзәнәкләр дәрәҗәсендә үк башлана, имеш. Бу азык - табигый дуңгыз мае. Сәламәт туклану өлкәсе экспертлары сүзләренә караганда, салкын тиюләр чорында бер телем дуңгыз салысы ашап кую иммунитетны ныгыта. Дуңгыз салының файдасы турында алар...
-
Зангирова Асия Исмәгыйль кызының 19 ноябрьдә олы юбилее
Алпар авылында яшәүче әниебез Зангирова Асия Исмәгыйль кызының 19 ноябрьдә олы юбилее. Кадерле, газиз әниебез! Сине зур бәйрәмең - 75 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, рәхимле, олы җанлы зат юктыр. Син гомер буе гаиләм, балаларым дип өзелеп торасың. Әтиебез белән үрнәк, тату гаилә булып яшәдегез. Тормышта...
-
Пенсионерларга биш мең түләүне хуплаганнар
Үткән атнада Россия Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта пенсионерларга 5 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында закон кабул иткән. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез: әлеге закон киләсе елның гыйнварында Россия территориясендә даими яшәүче һәм быелның 31 декабренә Россия Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган пенсия...
-
Әлки районында балаларга хокуклары турында Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева сөйләде
Базарлы Матактагы Балалар иҗаты йортына җыелган үсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә, аларны опекага алган олыларга илнең балигъ булмаган гражданнарының хокуклары турында сөйләделәр. Бүген районда Бала хокуклары көне үткәрелә, шул уңайдан оештырылган бу чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Дмитрий Медведевның Казандагы җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Татьяна Воропаева катнашты. Балаларга аларның хокуклары турында...
-
Әлки районы ДОСААФ оешмасы Татарстан Президенты бүләге – “Лада Гранта” машинасына ия булды
Район ДОСААФ оешмасы яңа "Лада Гранта" машинасына ия булды. Бу атна башында Казанда үткән тантаналы чарада оешма җитәкчесе Марат Хөснетдинов яңа машина ачкычын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан кабул итеп алды. Әлеге чарада республика башлыгы ДОСААФ автомәктәпләре һәм автоклассларының матди-техник базасын ныгыту эшен югары бәяләде. Районыбызда бүген сигез автокласс эшли....
-
Ялган аракы арзан булса да, штрафы кесәгә суга
Республика судлары үз продукциясен "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикада суррогат алкоголь белән агуланучылар саны кимүдә тотрыклы тенденция күзәтелүен билгеләп үтә. Моңа нигездә исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүдә ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасын гамәлгә кертү...
-
Әлки районында яшәүче (Борискино авылы) Александра Воронцова: “Район газетасы минем өчен гел беренче урында”
Александра Кирилловна Воронцова, Борискино авылы: -Район газетасын беренче тапкыр кайчан кулга алганмындыр, анысын хәтерләмим инде. Шуңа күрә аны гомерлек юлдашым дип әйтә алам. Элек кәгазе дә начар, хәрефләре дә бик үк ачык түгел иде, барыбер укыдык. Мин бит укытучы кеше, ә балаларга белем бирүче кеше бөтен яктан хәбәрдар булырга, шул...