Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Зангирова Асия Исмәгыйль кызының 19 ноябрьдә олы юбилее

Алпар авылында яшәүче әниебез Зангирова Асия Исмәгыйль кызының 19 ноябрьдә олы юбилее. Кадерле, газиз әниебез! Сине зур бәйрәмең - 75 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, рәхимле, олы җанлы зат юктыр. Син гомер буе гаиләм, балаларым дип өзелеп торасың. Әтиебез белән үрнәк, тату гаилә булып яшәдегез. Тормышта...

Алпар авылында яшәүче әниебез Зангирова Асия Исмәгыйль кызының 19 ноябрьдә олы юбилее. Кадерле, газиз әниебез! Сине зур бәйрәмең - 75 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, рәхимле, олы җанлы зат юктыр. Син гомер буе гаиләм, балаларым дип өзелеп торасың. Әтиебез белән үрнәк, тату гаилә булып яшәдегез. Тормышта нинди авырлыклар очраса да түздең, безгә сиздермичә гадел, сабыр булырга өйрәттең. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын сиңа Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Сине яратып балаларың Фәния, Лилия-Дамир, Айрат-Илсөяр, оныкларың Илшат, Ландыш, Диана, Эльвина, Адель.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев