Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында балаларга хокуклары турында Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева сөйләде

Базарлы Матактагы Балалар иҗаты йортына җыелган үсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә, аларны опекага алган олыларга илнең балигъ булмаган гражданнарының хокуклары турында сөйләделәр. Бүген районда Бала хокуклары көне үткәрелә, шул уңайдан оештырылган бу чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Дмитрий Медведевның Казандагы җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Татьяна Воропаева катнашты. Балаларга аларның хокуклары турында...

Базарлы Матактагы Балалар иҗаты йортына җыелган үсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә, аларны опекага алган олыларга илнең балигъ булмаган гражданнарының хокуклары турында сөйләделәр. Бүген районда Бала хокуклары көне үткәрелә, шул уңайдан оештырылган бу чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Дмитрий Медведевның Казандагы җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Татьяна Воропаева катнашты.

Балаларга аларның хокуклары турында бик үтемле һәм аңлаешлы итеп Базарлы Матак мәктәбе укытучысы Илнур Фәйзуллин сөйләде. Дөресрәге, ул үсмерләр белән кызыклы әңгәмә кора, аларны да сөйләшүгә җәлеп итә алды. Аннары район прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина җитди телгә күчеп, балалар хокукларын нинди законнар яклавы һәм саклавы, аларны бозучыларны нинди җәза көтүе турында тулы мәгълүмат бирде. Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Светлана Углева хәзерге вакытта 118 баланың тәрбиягә һәм 51 баланың опекага алган гаиләләрдә яшәвен, ятим бала белән аңа гаилә арасында мөнәсәбәтләр урнаштыруда авырлыклар хакында тәфсилләп сөйләде. Ә Дәүләт Советы депутаты үз тормышыннан мисал китергәндә зал тын калып тыңлады. Татьяна Воропаева үзе дә ятимлек, әнисенең баласына хыянатен, бертуган абыйсын 50 елдан соң гына эзләп таба алуын бер дә яшермичә сөйләде. Ул үсмерләрне гаилә кыйммәтләрен сакларга, әти-әниләрен тыңларга чакырды. Әле генә Псковта булган фаҗигане дә искә төшереп: "Ниндидер карар кабул иткәнче, озаклап уйланыгыз, олылар белән киңәшләшегез. Тормыш та гел ансат кына була алмый. Әгәр авыр я куркыныч хәлгә юлыксагыз, дустыгыз, туганыгыз, сыйныф җитәкчесе, күршегез, полиция хезмәткәрләре янына йөгерегез. Сезнең уйламыйча кылган гамәлегез башкаларга зыян китерергә, үзегезнең киләчәгегезне җимереп ташларга мөмкин бит,-дип кисәтте, киңәшләрен бирде.

Бала хокуклары көненә багышланган бу очрашу: "Мин - бала! Мин гражданин! Мин кеше! Минем хокукларым бар!" дигән шигырь астында үтсә дә, үсмерләрне үз хокукларыгыздан файдаланганда, башка кешеләр хокукларын хөрмәт итегез, дип үгетләделәр олылар. Гомумән, очрашу үсмерләр һәм балалар белән зурларча, шуңа да бик файдалы әңгәмә рәвешендә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев