Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан иртәгә 7 егет армиягә китә

Көзге чакырылыш башланганнан бирле районнан 3 төркем егетләрне Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә озаттык инде. Алар барысы да Оренбургтагы Әлки районы шефлык иткән частькә китте. Иртәгә тагын 7 егетебезне дуслары, якыннары армиягә озатачак. Болар Базарлы Матактан - Артур Ерохин, Игорь Лазарев, Иске Чаллыдан Ленар Гатауллин, Түбән Кәчидән Роман Журавлев, Югары...

Көзге чакырылыш башланганнан бирле районнан 3 төркем егетләрне Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә озаттык инде.

Алар барысы да Оренбургтагы Әлки районы шефлык иткән частькә китте. Иртәгә тагын 7 егетебезне дуслары, якыннары армиягә озатачак. Болар Базарлы Матактан - Артур Ерохин, Игорь Лазарев, Иске Чаллыдан Ленар Гатауллин, Түбән Кәчидән Роман Журавлев, Югары Әлморзадан Фәнис Сабирҗанов, Түбән Әлкидән Данис Фәсахов, Югары Колчуринодан Павел Фурасев. Егетләргә имин хезмәт итеп, туган якка исән-сау әйләнеп кайтуларын телик.

Армиягә чираттагы "отправка" 25 ноябрьгә билгеләнгән. Һәм ул көзге чакырылышта соңгысы да булачак. Спас районы хәрби комиссариатын безгә кушу белән бәйле оештыру чаралары көзге чакырылышны кыска вакытта үткәрүгә китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев