Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Регина һәм Руслан Нуретдиновлар билбау көрәше буенча Россия чемпионнары булдылар

Базарлы Матактан Регина Нуретдинова һәм Руслан Нуретдинов билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышында чемпион исемен алдылар. Алар 8-10 декабрь көннәрендә билбау көрәше буенча Түбән Камада узган Бөтенроссия ярышында алтын медальләр яуладылар. Регина белән Руслан икесе дә тагын бер мәртәбә спорт мастерлыгына кандидат нормаларын үтәделәр.Әлеге бәйгедә шулай ук Татар Мулла авылыннан Алия...

Базарлы Матактан Регина Нуретдинова һәм Руслан Нуретдинов билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышында чемпион исемен алдылар.

Алар 8-10 декабрь көннәрендә билбау көрәше буенча Түбән Камада узган Бөтенроссия ярышында алтын медальләр яуладылар. Регина белән Руслан икесе дә тагын бер мәртәбә спорт мастерлыгына кандидат нормаларын үтәделәр.Әлеге бәйгедә шулай ук Татар Мулла авылыннан Алия Әсәдуллина, Алпардан Энҗе Һадиева, Базарлы Матактан Наида Мурадова үз авырлыкларында өченче урыннарны алдылар. Иске Тахталыдан Вероника Хәйруллина үз үлчәмендә көмеш медальгә ия булды.

Түбән Камада узган Бөтенроссия ярышында 250 дән артык спортчы көч сынашкан. Анда Казахстан республикасыннан да көчле команда чыгыш ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев