Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында басуларны самолетлар ярдәмендә ашлыйлар

Быел районда кыр эшләре гадәттәгедән ун көнгә алданрак башланды. Басуларга ашлама самолетлар ярдәмендә һәм “Туман”, “Амазон” агрегатлары белән кертелә. Без “Карга”, “Ташбилге” һәм “Үргәгар” отрядларында очкычлар ярдәмендә ашлама кертүчеләр янында булып кайттык.

Карга, Ташбилге басуларына самолетлар элеккеге аэродром базасыннан юл ала. Ике очкыч бер-бер артлы һавага күтәрелә дә санаулы минутлар эчендә  бортындагы 1200 килограмм минераль ашламаны 10 гектар мәйданга сиптереп әйләнеп тә кайта.

“Карга” отряды агрономы Илнар Хисмәтуллин белән сөйләшәбез.

–Самолет белән ашлама кертү эшне бик тизләтә.  Хәзер бездә уҗым бодаен тукландыру бара. Бүген алтынчы көн эшлибез. Гектарына 120 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы кертәбез. 884 гектарда уҗым бодае сый алды инде. Көннәр җылытты, тукландырылган чәчүлек җирләр бик тиз күтәрелеп китәр. Күпьеллык үләннәргә “Туман” агрегаты белән ашлама кертәбез. Барысы 691 гектарда ут үләнен (костер) тукландырачакбыз,–ди агроном.

Илнар – яшь белгеч, Суыксу авылында гаилә корып әти-әнисе белән яшиләр. Хатыны сигез айлык балалары белән декрет ялында утыра икән. Илнар “Карга”да ике ел эшли. Тора-бара йорт салу мөмкинлеге булмасмы дип тә хыялланалар. Ул чакта авылда бөтенләйгә төпләнеп калырга да ниятләре бар.

Бортка ашлама төягән арада экипаж командиры Сергей Лапин белән әңгәмә корабыз.

–Без Волгоград өлкәсенең Камышлы шәһәреннән инде бишенче ел Татарстанга килеп ашлама кертүдә эшлибез. Барысы алты очкыч “ВостокЗернопродукт” җәмгыяте басуларын тукландыра. Шуның дүртесе Әлки районында. Көннәр матур, эшләргә бөтен шартлар тудырылган. Кичә 40 тапкыр күтәрелдем. Бу 400 гектарга ашлама кертелгән дигән сүз,–дип эшләре турында сөйли Сергей Викторович.

Очучылар хезмәт шартларыннан да гаять канәгать икән.

–Сездә тормыш бик әйбәт, кырлар чәчелә, авыллар төзек, матур. Бездә ул яктан хәлләр мактанырлык түгел. Монда безне кунактагы кебек әйбәт шартларда яшәтәләр, тәмле сыйлыйлар. Без бит иртәнге сәгать биш тирәсендә самолетларны кабызып эшкә керешәбез һәм эңгер-меңгергә чаклы эшлибез. Ярар, минем самолетка ашлама төялде, киттем кабинага,–диде дә, Сергей Лапин җил чыгарып очкычын һавага да күтәрде.

Менә очу полосасына башка самолет килеп төште. Монысы “Ташбилге” отряды кырларын ашлауда эшли. Биредә отряд агрономы Илгиз Насыйбуллин җитәкчелегендәге егетләр Илгиз Нурлыхаков, Азат Хисмәтов, Илдус Ситдиков санаулы минутларда самолетны ашлама белән тутырып та куйдылар.

Илгиз Насыйбуллиннан  язгы мәшәкатьләр турында сорашам.

–Отрядның 1038 гектар көзге бодае бар. Ашлама кертүдә инде алтынчы көн эшлибез. Быел яз ашыга төште. Шөкер, самолетлар озак көттермәде, вакытында килеп җиттеләр. Уҗымнар дымлы туфрак аша бик әйбәт туклану алып кала. Әнә тракторчыларыбыз Рәшит Хисмәтов, Нәгыйм Галиев ашлама алып киләләр. Эшебездә бер тоткарлык та юк. Мондый матур көннәрдә минераль ашламаны тиз арада кертеп калырбыз. Тагын бер самолет Көнчыгыш Әлки филиалында эшли. Иске Чаллы кырында чирәмле, кипшенгән җирне очу полосасы итеп сайлаганнар.

–Самолет безгә дүрт көн элек килде. Беренче көнне үк 200 гектарга ашлама кертеп карадык. Бар да җайлы бара. Икенче көнне иртәдән Үргәгар кырларында көзге бодайны тукландыруга керештек. Бер үк  вакытта МТЗ-1221 тракторларына “Амазон” агрегаты тагып Тәбрис Зәйнуллин, Рамис Вәлиев уҗымнарга 1846 гектарда, күпьеллык үләннәргә 620 гектарда ашлама кертергә өлгерделәр,–ди филиал җитәкчесе Рәис Гайфуллин.

Бу көннәрдә хуҗалыкларда җир эшкәртү, чәчү агрегатларының төзеклеген тикшерү буенча Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе дә эшли.

Игенчеләребезгә хәерле, уңышлы сабан эшләре насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев