Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң яхшы почтальоннарын бүләкләде

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң яхшы почтальоннарын бүләкләде. Подписка нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән почтальоннарны һәм почта бүлекләрен ачыклап, аларга рәхмәт белдерү күркәм традициягә әверелде. 1 апрельдә 2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе башлана. Димәк, узып баручы беренче ярттыеллыкка нәтиҗәләр ясарга вакыт. Иң яхшы авыл һәм шәһәр почтальоны исемнәренә...

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң яхшы почтальоннарын бүләкләде. Подписка нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән почтальоннарны һәм почта бүлекләрен ачыклап, аларга рәхмәт белдерү күркәм традициягә әверелде.


1 апрельдә 2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе башлана. Димәк, узып баручы беренче ярттыеллыкка нәтиҗәләр ясарга вакыт. Иң яхшы авыл һәм шәһәр почтальоны исемнәренә лаек булган хат ташучыларны бу атнада Казанга җыйдылар.

Бүгенге көндә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә караган редакцияләр тарафыннан 99 газета, 16 журнал нәшер ителә. Оешманың генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов сүзләренчә, узган ел почта хезмәтләре арту сәбәпле подписка хаклары күтәрелсә дә редакцияләр тиражларны почтальоннар тырышлыгы белән саклап кала алды.

Иң яхшы почтальоннар исә соңгы ярты елда район газетасына язылучылар санының күпмегә артуына һәм хезмәт күрсәткән җирлекнең вакытлы матбугатка язылучылар белән ни дәрәҗәдә колачлануына карап ачыклана. Җиңүчеләргә 30 мең сум күләмендә акчалата премия каралган.

"Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә хат ташучы ике ханым бүләкләнде. 25 ел шушы өлкәдә кайнаган Әлки районыннан Нурсия Хәйруллина 350 йорт-хуҗалыкка хезмәт күрсәтә, беренче яртыеллыкта ул район газетасына 312 кешене яздырткан, әле бу тиражны үткән ел белән чагыштырганда 4 процентка күтәрә дә алган.

- Халык "Әлки хәбәрләре"н яратып укый, районның бөтен яңалыгын шуннан беләбез. Җомга көнне район газетасы белән килүче "Атна вакыйгалары" кушымтасын һәм телепрограмманы да көтеп алучылар бар, - дип сөйли бәйгедә җиңгән Нурсия апа.



"Иң яхшы авыл почтальоны" исеменә шулай ук Кукмара районындагы 105 хат ташучы арасыннан Гөлнара Баһапова да лаек булды. Ул почтальоннар династиясен дәвам итүче - әнисе Нәфисә апа да озак еллар хат ташучы эшен башкара.

"Кече шәһәрнең иң яхшы почтальоны" номинациясендә Минзәлә шәһәреннән Нияз Хәбибуллин җиңү яулады. Ул үз җирлегендә "Минзәлә" район газетасына язылучылар санын 112 процентка арттырган.

"Иң яхшы шәһәр почтальоны" булып Яшел Үзәннән Мәдинә Хөсәенова танылды. Ә почта бүлекләре арасыннан быел Олы Кайбыч авылы почта элемтәсе бүлеге иң яхшы дип табылды һәм 50 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде.

intertat.ru порталыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев