Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында авыл үзешчәннәре 2016 – Экология елына багышланган концертлар белән чыгыш ясый

Мәдәният йортында "Туган җиребез - безнең өебез" дип исемләнгән концертта Иске Алпар, Иске Чаллы, Иске Камка һәм Үргәгар авыл җирлекләренең иң оста үзешчәннәре чыгыш ясады. Программа киләчәк экология елына багышланды. Һәр чыгышта туган ягыбызга мәхәббәт, аның табигатен саклау, экологик проблемалар турында сүз булды. Аеруча Гүзәл Гайнетдинова, Гаваз Закиров, Әлфия һәм...

Мәдәният йортында "Туган җиребез - безнең өебез" дип исемләнгән концертта Иске Алпар, Иске Чаллы, Иске Камка һәм Үргәгар авыл җирлекләренең иң оста үзешчәннәре чыгыш ясады.

Программа киләчәк экология елына багышланды. Һәр чыгышта туган ягыбызга мәхәббәт, аның табигатен саклау, экологик проблемалар турында сүз булды. Аеруча Гүзәл Гайнетдинова, Гаваз Закиров, Әлфия һәм Касыйм Хәмзиннарның, Рузилә Хәмитованың чыгышлары көчле алкышларга күмелде. "Әлки чишмәләре" фольклор коллективының чыгышын да тамашачылар бик яратып карады.

Ә 30 ноябрь көнне сәхнәбез түрендә Кошки, Иске Матак, Иске Салман авыллары үзешчәннәре үзләренең сәләтләре белән сокландырды. Демидовка мәдәният йортының "Рябинушка" вокаль ансамбле чыгышлары күтәренке кәеф бүләк итте. Альмира Кәтиева, Татьяна Самарцева, Алмаз Сафиуллин җырлары, җитез кызларның биюләре концертның чын бизәге булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев