Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары белемле яшьләр кайтты

Түбән Әлки һәм Юхмачы ветеринария пунктларында яшь белгечләр эшли башлады. Бу ике авылда да модульле ветеринария пунктлары ачылган иде. Инде барлык шартлар тудырылган әлеге пунктларда эшләргә белемле яшьләр дә кайткан. Шамил Садриев җитәкчелегендәге Түбән Әлки пунктында югары ветеринария белгечлеге алган Илназ Рафиков һәм Илдар Шәмсетдинов мал табиблары булып эшли башлаган....

Түбән Әлки һәм Юхмачы ветеринария пунктларында яшь белгечләр эшли башлады.

Бу ике авылда да модульле ветеринария пунктлары ачылган иде. Инде барлык шартлар тудырылган әлеге пунктларда эшләргә белемле яшьләр дә кайткан. Шамил Садриев җитәкчелегендәге Түбән Әлки пунктында югары ветеринария белгечлеге алган Илназ Рафиков һәм Илдар Шәмсетдинов мал табиблары булып эшли башлаган. Ә Юхмачыда ветеринария врачы Шамил Төхвәтуллин кул астында улы Рамил сынау срогы уза. Рамил дә югары белемле ветеринария табибы.

Әлеге яшь белгечләр барысы да үзебезнең район егетләре. Сынау срогын уңышлы үткәч алар белән хезмәт килешүләре төзеләчәк һәм яшь белгечләргә өч ел дәвамында айлык эш хакына 10ар мең сум өстәмә субсидия түләнәчәк. Моннан тыш, егетләр социаль-көнкүреш шартларын җайлау өчен бер тапкыр 35 әр мең сум күләмендә ярдәм алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев