Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урып-җыю эшләренең барышы белән  Марат  Җәббаров танышты

Районыбызда урып-җыю эшләренең барышы белән  ТР Премьер- министры урынбасары, авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Җәббаров танышты.

 
Алар иң элек район башлыгы Александр Никошин һәм “Кызыл Шәрык” компаниясе җитәкчесе Адел Хәйруллин белән  кырлар өстеннән вертолет белән очтылар.

 


Министр “Востокзерно-продукт”ка караган кайбер иген кырларда чүп үләннәре күп булуга игътибар иткән. Димәк, вакытында химикатлар белән эшкәртү җитмәгән.
Гомумән алганда, министр Әлки җирендәге урып-җыю эшләреннән канәгать калган. Ул авыл хуҗалыгы активы белән очрашу вакытында  да бу  турыда әйтте. 
Марат Җәббаров әлегә игенгә бәяләр бик югары түгел, ди. Шуңа да мөмкинлеге булганнарга уңышны сатарга ашыкмаска киңәш итә. 
Министр быел игеннәр мул уңыш вәгъдә итә, аны мөмкин кадәр кыска вакытта, югалтуларсыз җыеп алу  мөһим, диде.
Актив белән очрашу вакытында министрга сорау бирүчеләр дә булды. Әйтик, Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев “Кибетләрдә сөткә бәя фәлән кадәр, ә халыкка тапшырган продукция өчен яртысын да түләмиләр”, диде. 
Марат Җәббаров халыктан җыелган сөткә кабул итү бәясен  җайлау  мөмкин түгел. Аны эшкәртүчеләр, базарда әлеге продукциягә сорау нинди булуга карап куялар, дип аңлатты.
Очрашу ахырында министр авыл хуҗалагында хезмәт куючыларга уңышлар теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев