Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: кызу уракта эш һәркемгә җитә

Без районыбызның Мулланур Вахитов авылын узып, Кара Елга кырларына барып чыктык. Биредә берьюлы 12 комбайн көзге бодайны турыдан-туры суктыруда эшлиләр.

Әлеге басулар «Көньяк Әлки» территориаль идарәсенә карый. Монда көзге бодай 260 гектар мәйданга чәчелгән. Сокланмый мөмкин түгел: игеннәр күкрәп үскән. Идарәнең тәҗрибәле баш агрономы Рәуф Әхмәтшин белән сөйләшкәндә, ул: «Бу яктагы кырларның һәр гектарыннан 40 ар центнер уңыш чыга», – диде.
«Көньяк Әлки» «Востокзернопродукт» җәмгыятенең  – иң көчле идарәләренең берсе. Биредә авыл хуҗалыгы эшләре һәрчак  фәнгә таянып, вакытында, сыйфатлы итеп башкарыла. Билгеле, көчле идарә икән, аның җитәкчесе дә тирән белемле, олы тәҗрибәгә ия һәм оста оештыручы дигән сүз. Әйе, Илнур Кәлимуллин – нәкъ шундый сыйфатларга ия шәхес. Ул гомеренең 40 елын авыл хуҗалыгына багышлады. Югары белемле агроном бигрәк тә басу-кырлар белән оста эш итә. Ә аның  кул астында эшләүчеләр, заманча әйткәндә командасы, һәрчак җитәкчеләре фикере, киңәшенә таяна. 
... Без басып торган кырда кая карама комбайннар эшли. Зур бер төркем аргы башта. Анда әледән-әле комбайн башларында, сигнал биреп, утлар яна. Димәк, бункерлары тулган, машиналарны чакыралар. Кырдан Базарлы Матак элеваторына 50 чакрымнан артык ара. Машиналар ташып өлгереп  торсын өчен, «КамАЗ»ларны күп итеп билгеләгәннәр. Йөк машиналары барысы да диярлек прицеп таккан. 
Бункеры тулып, «КамАЗ» әрҗәсенә эре-эре бөртекләрне агызганда мин Җәүдәт Хисмәтов белән берничә генә минут сөйләшеп  тә алдым. 
– 40 ел инде комбайнда эшлим. Чын әйтәм: урак җиткәнне түземсезлек белән көтеп  алам. Комбайным да үзем белән бергә картая – аңа да быел нәкъ 20 ел, – ди ул ихлас елмаеп. 
– Комбайның чынлап та олыгайган, берәр яңарагына утыру күренмиме соң? – дим әңгәмәне дәвам итеп. 
– Яңа комбайнны җитәкчеләр ышандыра үзе. Әмма шунысы белән пенсиягә чыкканчы эшләрмен, ахры, инде, – дип куйды. 
Җәүдәт Хисмәтов урынында берәү булса, җиңелрәк, җайлырак эш эзләр иде. Чиябаштагы  өендә 90 яшьтән  узган әти-әнисе бар. Рәхмәт инде хатыны Алсуга, кадер-хөрмәт  күрсәтеп, аларны тәбияли. 
 Ул үзе дә хатынын хөрмәтләп:
– Алсу гомерлек укытучы иде. Мәктәп ябылгач, эшсез калды. Башка мәктәпкә дә барып укытырга чакырдылар да, әти-әниләр олыгайдылар дип бармады. Әле аның өстендә йорт тулы терлек, кош-корт, су буе бакчалар, – дип тә куйды өлкән комбайнчы. 
Җәүдәтләр өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Кечесе Адел бик техника жанлы икән. Мәктәпне тәмамлагач, техник белем алып, авылга кайтам дип тора, ди. Димәк, Җәүдәт үзенә алмаш та хәзерләүне кайгырткан. 

Менә аның кыр корабы бункеры бушады. Минем әңгәмәдәш комбайнына биек баскычтан егетләрдәй җитезлек белән менеп китте. Аннары комбайны белән диңгездә йөзгән кораб сыман тулы башаклары чайкалган бодай басуына кереп китте һәм акрын гына күздән югалды.
Мин тизрәк икенче бер комбайн янына ашыктым. Ул да кабинасы башындагы утларын уйнатып туктады. Бу Азат Әхмәтов булып чыкты. Азат былтыр районда иң күп бөртек суктыручы механизатор иде. Азатның яз айлары арпа чәчкәнен истә тотып: 
– Бу кырларны үзең чәчкән идеңме? – дип сорыйм. 
– Юк, әмма монда чәчүне бик сыйфатлы башкарганнар. Бункер бик тиз тула. Шуңа эшләве дә кызык кына,-ди ул. 
– Азат, сиңа быел да иң алдынгы булып эшләргә язсын, – дим. 
– Иң мөһиме, техника сынатмасын, ә без тырышырбыз,-ди ул тыйнак кына. 
Монда басуда эретеп ябыштыру җайланмасы белән махсус машина кизү тора. Әнә ярдәмгә килгән Әхмәт егете Ленар Хәйруллинның бер детале ныгытып ябыштыруны сорый икән. Шунда ук аның янына Ривер Хөсәенов машинасы килеп туктады. Кабинадан 30 градуслы эсседә бармак калынлык кием кигән 68 яшьлек Вәгыйз Зәкиев сикереп төште. Башына битлеген киеп, Ленар комбайны астына кереп тә китте. Аннан бары эретеп ябыштыру чаткылары гына күренеп торды. 
Вәгыйз абый эшен төгәлләгәч, без сөйләшеп тә алдык. 
 – Энем, шундый кызу эш вакытында ничек инде өйдә утырырга кирәк. Килеп чакыралар да, тизрәк ризалашып, янә эшкә чыгам, – ди ул. 
Рәуф Әхмәтшиннан “кайсы комбайнчылар тырышып эшли? дип сорагач, ул:
 – Бездә начар эшләүче механизаторлар юк, барысы да алтын бәясе егетләр, – дип аларны санап та чыкты. 
Азат белән Җәүдәттән тыш биредә өч бертуган Кәлимуллиннар да хезмәт куя икән. Бу Мөнир, Илмир Һәм Тәлгәт Кәлимуллиннар. Апакның иң тырыш егетләре  шулар дип аңлатты баш агроном.
Шулай ук биредә Әхмәт отрядыннан ярдәмгә килгән Ленар Хәйруллин, Виталий Антонов, Сергей Краснов, Раил Шәйхетдинов хезмәт куялар.
Ә кырларның аргы башында “Ремтехсервис” комбайннары эшли. Бер-бер артлы тезелеп сары комбайннар суктырып килә. Бу Рәшит Хәмәтҗанов, Фәргать Гәрәев, Әүхәт Хәмәтшин, Илсур һәм Риназ Садриевлар, идарә иткән кыр кораблары.Аларның бункерлары тулганны шоферлар Рөстәм Гайфуллин, Норлат районы егете Рәшит Галиуллин көтеп торалар. Арырак исә “Востокзернопродукт”  комбайннарына хезмәт күрсәтүче шофер егетләр баскан. Бу Фәрит һәм Фәнис Исхаковлар, Рафаэль Бакиров, Раил һәм Фидаил Насыйбуллиннар, Надыйр Исхаков, Мөхтәсип Вәлиев, Илдар Яхин, Фәнил һәм Рәниф Насыйровлар, Марат Гайфуллин. Кырда эшләүче егетләрне төш вакытында һәм кич ашату оештырылган. Аларны Юхмачыдагы кафе хезмәткәре Наталья Әхмәтова бик тә тәмле сыйлый. 
Рәуф Әхмәтшин әйтүенә караганда, бу көннәрдә идарәнең  районда чәчелгән ( Спас районында да кырлары бар) басуларыннан көзге бодайны тулысы белән суктырып алып бетерергә җыеналар. Егетләр, игеннәрне җыеп алганда һәр минуты кадерле икәнен яхшы аңлап эшлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев