Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җан исәбе алу буенча Әлки районы комиссиясенең беренче утырышы үткәрелде

Җан исәбе алу буенча район комиссиясенең беренче утырышы үткәрелде. Аның эшендә район башлыгы Александр Никошин катнашты. 

Утырышта мәгълүмат белән дәүләт статистикасы район бүлеге белгече Светлана Самарцева чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр уздырылачак җан исәбе алуга әзерлек башланган инде. Районда өйдән өйгә йөреп 34 исәп алучы эшләячәк. Аларның мәгълүматы алты инструкторлык пунктында тупланачак. 
Утырышта җан исәбе алуда эшләячәк белгечләрне транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды, алар өчен кирәк-яраклар булдыру турында сүз булды. 
Җан исәбе алу электрон форматта башкарыла. Бу исәпкә алынучылар өчен җайлы булачак. Шул ук вакытта теләүчеләр үзләре турында мәгълүматны җан исәбе алу пунктына килеп тә бирә алалар. Үзең турында мәгълүматларны күпфункцияле үзәк аша да тапшыру мөмкинлеге бар. 
Халык санын исәпкә алуның әһәмияте бик зур. Бу мәгълүматлар илебездә күпме кеше яшәвен, аларның Россия Федерациясендә ничек урнашуын, социаль-икътисадый халәтен, милли составын, белем дәрәҗәсен ачыклау өчен кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев