Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чистай госпиталендә дәваланучы тагын бер әлкиленең гомерен коронавирус чире өзде 

Чистай госпиталендә дәваланучы тагын бер әлкиленең гомерен коронавирус чире өзде. 

 
Пандемия башланганнан бирле 60 райондашыбызның ковид-19 вирусы китереп чыгарган авырудан үлүе теркәлде. Бу турыда Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки һәм Чирмешән районнарында баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов хәбәр итте. 
Хәзерге вакытта район хастахәнәсенең йогышлы чирләр бүлегендә үпкә ялкынсынуыннан алты кеше дәвалана. Аларның икесе кислород аппараты ярдәмендә генә сулап тора. 
Коронавирус торган саен мутацияләнә, “кырыслана”. Хәзер әлеге чирдән хәтта катырак та авырыйлар. Һәм сәламәтләнгәч тә  организм тиз генә тулысынча тернәкләнә алмый, вирус үзенең зыянын озакка салып калдыра. 
Ковидны йөгәнләүнең бердәнбер юлы – халыкны вакциналау. Районда вакцина запасы зур, аны авылларда яшәүчеләр дә, Базарлы Матактагылар да ансат кына кадата ала. Бу исә тынычлап яшәү һәм эшләү мөмкинлеге бирә. 
Прививка ясатучылар саны көннән-көн арта бара. Әмма, әйтик, авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләр арасында андыйлар аз әле.  Медицина белгечләре шулай ук 60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләргә дә кичекмәстән вакцина кадату мөһим икәнлеген искәртәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев