Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Әлки районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә басуларны туңга сөрү белән шөгыльләнәләр

​​​​​​​Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә басуларны туңга сөрү белән дә шөгыльләнәләр. Көздән эшкәртелгән кырларда уңыш та югарырак була бит.

  Механизаторлар алдында 46,4 мең гектар җирне туңга сукалап калдыру бурычы тора. Алар 10 мең гектарга якын мәйданны эшкәртеп өлгерделәр инде. 
Дөрес, әлегә туңга сөрү темплары теләгәннән түбәнрәк. Чөнки механизаторлар да, алар хезмәт куйган техника да башка эшләргә, шул исәптән урып-җыюга җәлеп ителгән. Кырлардан кукуруз, көнбагыш уңышын җыйгач, алар да туңга сөрүгә кушылып китәчәк. 
Быел җир эшкәртү башлыча туфракны сөрү юлы белән башкарыла, чөнки сука белән эшкәртелгән кырларда дым да әйбәтрәк саклана, чүп үләннәр дә юк ителә. Сөрелгән кырлар уңышны уртача 12 процентка кадәр күбрәк бирергә сәләтле. 
Ә көзге чәчүне игенчеләребез бик вакытлы төгәлли алды – 20 мең 268 гектар мәйданда салынды орлык җир куенына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев