Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак үзәгендәге күп фатирлы өйгә ремонт ясалды

Базарлы Матак үзәгендәге (Советская урамы 3нче йорт) күп фатирлы өй ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде.

Районыбызның “Строитель и К” төзелеш оешмасы 8 фатирлы әлеге өйнең башта яңабаштан түбәсен япкан. Бер үк вакытта түшәмнәр дә җылытылган. Аннан өй тимер сайдинг белән тышланган. Шулай ук  стеналары җылытып эшләнелгән. 
Өйгә ремонтны бик оста куллы егетләр башкарганлыгы күренеп тора. Прораб Фәнис Гайсин әйтүенә караганда, монда Борискино авылыннан Вячеслав Тутеров җитәкчелегендәге егетләр эшли. Һәркайсының кулы эшкә ятып тора. Бигрәк тә алар түбәләр ябу кебек катлаулы эшләрне зур төгәллек белән башкаралар. 
“Строитель и К” җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин да:
– Борискино егетләре белән без килешүләр нигезендә дистә ел эшлибез инде. Алар күп кенә мәктәпләргә ремонт ясаганда безгә ярдәмгә килделәр. Эшләрен зур төгәллек һәм сыйфат белән башкаралар. Әйтик, алар Сихтермә-Хузангайда күп кенә аренда өйләрен  салдылар. Аңа кадәр зур объект – Татар Борнае мәктәбе төзелешендә хезмәт куйдылар. Түбән Кәчи мәктәбен ремонтлауда катнаштылар. Кыскасы, сыналган, оста куллы, ышанычлы бригада ул безнең, – ди Рәшит Касыйм улы. 
Советская урамындагы өй буенча эшләр республиканың күп фатирлы йортларын ремонтлау программасы нигезендә башкарылган. Дөрес, биредә күпмедер дәрәҗәдә федераль үзәк тә акча бүлеп биргән. Шулай ук күп фатирлы өйдә яшәүчеләрнең ремонт өчен җыелган керемнәре файдаланылган. Нәтиҗәдә, өй ремонтлауга барлыгы 2 миллион 800 мең акча тотылган.
Без төзүчеләр белән сөйләшкәндә, ремонт барышын Чистайдагы дәүләт торак инспекциясе вәкиле Газизҗан Хәкимов тикшерү үткәрде. Ул да ремонт эшләрен уңай бәяләде.
Кыскасы, әлеге йортта яшәүчеләр уңай үзгәрешләргә  шатланып, имин гомер итсеннәр иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев