Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Борискино” отрядында ике атнадан бөртеклеләр урагын төгәлләргә дип торалар

“Востокзернопродукт”ның “Борискино” отряды урып-җыю эшләренә районда беренчеләрдән булып кереште. Июль башында Татарстан телевидениесе “Әлки районында уракка төштеләр” дип, басуда эшләүче комбайннарны республикага үрнәк итеп күрсәтте. “Борискино” отрядында урак эшләренең барышы белән шушы көннәрдә без дә танышып кайттык.

Отрядта берьюлы ике янәшә кырда комбайннар эшли. 220 гектарлы арпа басуында турыдан-туры суктыруга дүрт комбайн беркетелсә, теземнәргә салынган борчакны ике кыр корабы суктыра. Арырак исә тагын ике “МагДон” борчакны теземнәргә чаптыра.
Без арпа уңышын җыючы комбайнчылар белән аралашып алдык. 
–Корылыклы ел өчен бу кырларда уңыш әйбәт чыга. Безгә комбайнда сәгатенә 8 километр тизлек белән йөрергә тәкъдим ителә. Ә без, югалтулар булмасын дип, тизлекне 5-6 километрдан арттырмыйбыз,–ди Михаил Сычев.
Михаил Борискино авылыннан. Бик тырыш, техниканы әйбәт белүче механизатор. Аның комбайны 2008 елдан бирле урып-җыю эшләрендә катнаша. Оста комбайнчы кулында катлаулы техника да бик җайлы, карусыз хезмәт итә. 
Ә менә Иске Камкадан Раил Шәйхетдиновның кыр корабы башкалар белән чагыштырганда иң яңасы. 
–Бу “Акрос”ка биш ел гына. Әле бүген заводтан чыккан кебек эшли. Моңа кадәр дүрт ел “Мега”да хезмәт куйдым. Анысы 2003 елгы иде. Әле дә кырда суктыра,–ди Раил.

Казан аграр университеты студенты Ленар Вәгыйзов иртә яздан кара көзгә кадәр Борискино отрядында агроном буларак практика үтә, чыныгу ала. Ленар – Чуаш Кичүеннән, быел вузның дүртенче курсында укыячак. Хәзер урып-җыю барган кырларда язын басуларны эшкәртү, сабан культуралары чәчү кебек хезмәтләрне фән нигезендә оештырган егет ул.  
–Менә бу арпа кыры, башкалары белән чагыштырганда бәхетлерәк. Иң кирәк вакытта монда ике тапкыр  яңгыр явып узды. Бөтен агрочаралар да төгәл үтәлде бу басуда. Арпа уңышы да биредә гектардан 20 центнер чыгып бара,–дип сөйли Ленар.
–Югары белемле агроном булгач, язмышыңны туган районыбыз белән бәйләргә җыенасың бугай, Ленар?
–Миңа район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә яшь белгечләргә нинди ташламалар, уңайлы шартлар, түләүләр буласын аңлаттылар. Дипломны кулга алып эшкә кайтсам, өй төзергә ташламалы кредит алу мөмкинлеге дә бар икән. Иң мөһиме, биредә инде мине беләләр, кайтуымны көтәләр. Шуңа тизрәк укып бетерәсем килә хәзер,–ди егет.
Ленарның әтисе Юлдәм дә “Востокзернопродукт”ның мактаулы шоферы. Улларында да туган җиргә мәхәббәт тәрбияләгәннәр.

Арпа суктыруда “Мега” комбайны белән Виталий Арнаков эшли. Виталий – җәмгыятьнең тәҗрибәле һәм уңган механизаторы. Әхмәт егете Ленар Хәйруллин да инде берничә ел рәттән урак язмышын хәл итүгә үзенең намуслы хезмәтен кертә. 
“Борискино” отряды җитәкчесе Петр Бокарев комбайннан бөртек ташучы шоферларны мактады.
–Кырдан элеваторга чаклы ара 40 чакрымлап җыела. Шофер егетләребез комбайннарның бункерлары тулып басып тормасыннар өчен бик өлгер эшлиләр. Әйтик, Әхмәттән Рафаэль Бакиров һәм Мөнир Таҗиев, Карамалыдан Раил Мортазин һәм Илгизәр Зәйнетдинов, Түбән Әлкидән Рәшит Сафин, Мәхмүт Вәлиев, Рөстәм Гайфуллин комбайннар суктырган ашлыкны элеваторга ташып кына торалар. Алар барысы да үз КамАЗлары белән ярдәмгә килделәр,–ди җитәкче. 
Без янәшәдә борчак суктыруда эшләүче егетләрнең дә кәефләрен белештек. 
–Борчак теземнәре әйбәт кипкән. Ике комбайн белән без инде өченче көн монда суктыруда. Бернинди тоткарлык булганы юк. Вак-төяк ватылулар булса, отряд җитәкчесе шунда ук ярдәмгә егетләр беркетә. Шундый матур көннәр торганда рәхәтләнеп эшлисе генә,–ди “Нью Холланд” комбайнчысы  Иван Калмыков.
Югары Кәчи механизаторы Виталий Антонов та аңа кушыла:
–Монда уңыш та ярыйсы чыга. Комбайн бункерлары тиз тула. Шуңа эшләргә дә күңелле,–ди ул. 
Кыр башында тракторына су тутырган прицеп тагып Александр Амуков кизү тора. Бу ут-күз чыга калса дип саклык чарасы. 
–Бездә эшләренә бик җаваплы карый торган уңган механизаторлар хезмәт куя. Борчакны чаптыруда “МагДон”нарда Чуаш Кичүеннән Фәнис Борһанов, Әхмәттән Фаил Яһудин тырышып эшлиләр. Көзге чәчү өчен җир эшкәртүдә ике өметле яшь тракторчыбыз хезмәттә. Бу Андрей Потапов һәм Николай Калмыков. Культивацияләүдә Алмаз Хәмәтшин, тырмалауда Рамил Абдуллин һәр көнне планнарын арттырып үтәп эшлиләр,–ди отряд җитәкчесе Петр Бокарев.
“Борискино” отрядында урак эшләре көйле генә дәвам итә. Биредә инде уңышның яртысын җыеп алганнар. Көннәр матур торса, алдагы ике атнада бөртекле культуралар урагын төгәлләргә дә исәпләре. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев