Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы җитәкчесе алдынгы комбайнчыларны бүләкләде

Кичә, 11 августта, иртә таңнан район башлыгы Александр  Никошин уракта катнашучы механизаторлар  янында булып, иң күп икмәк суктыручы комбайнчыларны бүләкләде.

  Көньяк Әлки территориаль идарәсендә комбайнчы Тәлгат Кәлимуллин урак башыннан 1885 тонна бөртек суктырган. Ул барысы 426 гектардан игеннәрне җыеп алуга ирешкән.

   Александр Никошин урак алдынгысына Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.

  Шундый ук бүләкләргә Көньяк-Көнчыгыш Әлкидән Сергей Краснов (543 тонна икмәк суктырган),Көнчыгыш Әлкидән Рәниф Гатин (1085 тонна), Үзәк Әлкидән Рәфис Камалов (1105 тонна) һәм “Яшь көч” җәмгыятеннән Ришат Әсәтов (652 тонна) лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев