Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Кыш җитә, техника нинди хәлдә?

Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәләрнең берсендә сүз авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую турында барды. Президент республика хуҗалыкларында чит илләрдә җитештерелгән кыйммәтле агрегатлар, машиналар файдаланылуын билгеләп үтте. Әмма аларны эштән бушагач тиешенчә саклауга игътибар бар җирдә дә җитеп бетми әле, диде ул.

Гамәлдә кайбер төр тагылма агрегатлар елның бары бер-ике аенда гына файдаланыла, башка вакытта эшсез басып тора. Шуңа күрә кыйммәтле техниканың хезмәт итү вакытын озайту өчен аны барлык таләпләргә туры китереп, кадерләп сакларга кирәк. 
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рафик Галләмов хуҗалыкларда техниканы кышкы сак-лауга ничек куюларын анализлау өчен якын көннәрдә семинарлар үткәрергә җыенуларын хәбәр итте. 
Хәзерге вакытта чәчү агрегатларын, культиваторларны, тырмаларны кышкы саклауга куюга әзерләргә кирәк. Тырмаларны салкыннар башланганчы ремонтлауга керешү дә зарур. 
Чәчкечләр һәм чәчү агрегатлары иң элек сак-лау мәйданчыкларында күтәртмәләргә бастырылырга тиеш. Аннары аларны чистартырга, күп кенә детальләрен сүтеп алып складларга урнаштырырга кирәк. Калган узелларны майлап, полиэтилен пленка белән чорнап саклауга калдыралар. 
Хәзерге вакытта хуҗалыкларда булган комбайннар бөртеккә кукуруз, көнбагыш суктыра. Әмма бу эштә 15ләп комбайн гына катнаша. Димәк, кыр корабларының бушаганнарын шулай ук чистартырга һәм кышкы саклауга куярга вакыт. 
Бүген басуларда механизаторлар туңга сөрү, җир эшкәртү белән шөгыльләнә. Район буенча 46,4 мең гектар мәйданда җир эшкәртәсе бар. Эш әлегә 15,5 мең гектарда башкарылган. Бу планга карата 33 процент дигән сүз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев