Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырдылар

 Татарстанда 1 июльдән 26 августка кадәр “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акция уза.

   Районыбызда 2007 елдан бирле бу күркәм акция оештырыла. Алдагы елларда беренче сыйныфка баручы күп балалы, аз керемле гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр  бүләк ителсә, соңгы елларда тәүге тапкыр укырга баручы барлык малай-кызларга тапшырыла башлады.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

    Узган атнада район мәдәниять  йортында «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциянең чираттагысы узды. Быел 182 бала беренче сыйныфка бара. Аларның күбесе әлеге тантанага чакырылган иде.

   Мәктәп портфельләре тапшырылганчы район мәдәниять йорты хезмәткәрләре  балаларга театрлаштырылган әкият күрсәттеләр. Сабыйлар артистларга кушылып биеделәр, кул чаптылар, рәхәтләнеп бертавыштан алар сорауларына җавап бирделәр.

   Аннан балаларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

  – Кадерле беренче сыйныф укучылары, мин сезне барыгызны да беренче Хәйрия бәйрәме белән котлыйм. Күрәм быел беренче тапкыр баручы балалар бик тәртиплеләр, олылар әйткәнне тыңлыйлар. Димәк, сез бик әйбәт укыячаксыз букчаларыгызда бишлеләр күп булачак. Иң мөһиме әйбәт, булдыклы, максатларга ирешүчән балалар булып үсегез. Мәктәпне тәмамлагач күңелегезгә якын һөнәрләр алып, районыбызга кайтып эшләсәгез иде. Сез безнең киләчәгебез!–диде район җитәкчесе.

     Аннан ул Базарлы Матак мәктәбенә укырга керүче балаларына өр яңа портфельләр тапшырды.

   Тантананы алып баручылар сүзне Казан һәм Россия кооперациясе институтлары ректоры, ТР Дәүләт Советы депутат, Әлки якташлар җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиевага сүз бирделәр.

    – Мин кадерле балаларны, аларның әти-әниләрен , хөрмәтле укытучыларны якынлашып килүче белем көне белән котлыйм. Бүген залда утыручы балалардан шатлык, сөенеч бөркелеп тора. Барысы да бәйрәмчә матур итеп киенгәннәр. Без олылар сезнең әйбәт белем алуыгызны , аннан һөнәр үзләштерүегезне телибез. Һәрчак спорт белән дус яшәгез. Йөзәргә өйрәнегез. Районда бик күркәм бассейн бар. Анда шөгылләнүче сезнең кебек балалар Россия күләмендә җиңүләр яулыйлар.Сез аларга алмашка килерсез дип ышанабыз,–диде Алсу Рөстәм кызы.

  Аннан Казан кунагы сәхнәгә күтәрелгән берничә мәктәп балаларына букчалар тапшырды.

   Шундый ук җылы теләкләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Фоат Вәлиев исеменнән “Алексеевскдорстрой” ның Базарлы Матак участогы  җитәкчесе Рашат Гыйзәтуллин җиткерде. Ул да бер төркем беренчеләргә портфельләр тапшырды.

   “Кызыл Шәрык” компаниясе дә әлеге хәйрия акциясеннән читтә калмаган. Алар да берничә мәктәпнең берничә сыйныф кыз-малайларын букчалы итеп  сөендерделәр.

  Инде хәбәр иткәнебезчә, бәйрәм өстенә бәйрәм балаларга  кунакка Россия Герое, Базарлы Матак егете Раил Габдрахманов килде. Ул да  сабыйларга хәрбиләрчә үзенең теләкләрен ирештерде. Балалар белән истәлеккә фотога төште. Әнә шулай яңа уку елы алдыннан беренче сыйныфка баручыларны ихластан куандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев