Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында комбайнчылар бөртеккә кукурузны суктыруга иртәрәк керештеләр

Быел комбайнчылар бөртеккә кукурузны суктыруга башка еллардагыдан күпкә иртәрәк керештеләр.

 Моның сәбәбе – эссе җәйдә кукуруз тиз өлгерде. 
Районда бөртек өчен кукуруз 5581 гектарда игелгән иде, механизаторлар шул мәйданның яртысыннан аны суктырып та алдылар инде. Кызганыч, гектардан чыккан центнерлар саны әлеге культура өчен бик аз – уңыш һәр гектардан 17,6 центнер гына тәшкил итә. Әлегә барлыгы 4592 тонна бөртек суктырып алынды. Шулай да, быел малларга азыкның  чагыштырмача аз хәзерләнгәнен истә тотсак, бу уңыш аларның рационын тулыландыру өчен бик әйбәт булачак. 
Соңгы көннәр яңгырлары явып үткәч, комбайнчылар кабат көн саен 300 әр гектар мәйданда кукуруз суктыра башладылар. Һава торышы аяк чалмаса, әлеге культура уңышын сентябрь азагына тулысынча җыеп алу мөмкинлеге бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев