Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Раил Габдрахмановка илебез Президенты Владимир Путин указы нигезендә Россия Герое исеме бирелде

10 августта төнлә Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында якташыбыз Раил Габдрахмановны тантаналы төстә каршы алдылар.

Раил Наил улын каршы алырга Татарстан Премьер-министры  урынбасары Ләйлә Фазлыева, район башлыгы Александр Никошин, геройның әти-әнисе Наил һәм Лира Габдрахмановлар, аның башка туганнары, дуслары килгән иде. 


Икенче көнне Россия Герое Раил Габдрахманов район мәдәният  йортында “Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит!” чарасында  катнашты. Ул беренче сыйныфка баручы укучыларга мөрәҗәгать итеп:
–    Мин сезнең кебек үк гади генә укучы идем. Мәктәптә укыдым, спорт белән шөгыльләндем, күбрәк футбол уйнарга  ярата идем. Үземнең хәрби антыма тугры калып, бурычымны үтәдем.  Сезгә дә балалар тырышып укырга, олылыларны, бигрәк тә укытучыларыгыз сүзен тыңларга киңәш итәм, – диде ул. 
Раил Наил улының  бүген туган көне дә икән – аңа 33 яшь. Район башлыгы Александр Никошин аңа укучылар  кулы белән эшләнгән бүләк тапшырды. 


Аннан Россия Герое Раил Габдрахмановны район башлыгы Александр Никошин кабул итте.  Әлеге очрашуда Казан һәм Россия кооперациясе институты ректоры Алсу Нәбиева батыр улының әти-әнисе Наил һәм Лира, Раил Наил улы белем алган Базарлы Матак мәктәбе директоры Луиза Заһидуллина катнаштылар.
Александр Никошин Геройга мөрәҗәгать итеп:
–     Без, Раил Наилевич, Сезнең белән бик горурланабыз. Сез кылган батырлыклар ул – яшьләр өчен олы үрнәк. Туган җирегез, Әлкине, шулай данлаганыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Без Сезне киләчәктә дә бүгенгедәй исән-имин, сау-сәламәт көе генә күрсәк иде, – диде.
Аннан ул Геройдан нинди батырлыклары өчен дәүләтнең иң олы бүләгенә ия булуы хакында сорады. 


Раил Наил улы: 
–     Безгә елга аша төзелә торган понтонлы күперне саклау бурычы куелды. Бу күпер аша авыр хәрби техника теге якка чыгарга тиеш иде.  Без бер-ике көн дәвамында күпер төзелешен сакладык. Дошман аны күп тапкырлар юк итәргә талпынды. Без аларга бик нык каршы тордык. Аннан, күпер төзелеше бетүгә, мин беренчеләрдән булып ике  танк белән елга аша чыктым. Анда дошман тылына үтеп, без хәрби позиция алдык. Шунда соңгы тупка кадәр националистларга каршы сугыш алып бардык. Нәтиҗәдә, күперне саклап калдык, хәрби авыр техника понтонлы кичү аша үтте. Без үз бурычыбызны лаеклы үтәдек. Радиоэлемтә аша командирыбыз “Сез герой, сез зур батырлык кылдыгыз”,  –диде. Ә мин исә үз бурычыбызны үтәдек дип санадым. 
–    Чынлап та, зур батырлык кылгансыз. Сезнең өчен бит чит-ят урыннар иде, ә дошман үз җирендә, – ди Александр Никошин. – Сезнең алга таба планнарыгыз  нинди? – дип тә сорады ул. 
–    Берничә көнгә генә гаиләм янына кайтып килергә уйлыйм. Аннан исә янә хезмәттшәләремә кушылып, үзебезгә куелган хәрби бурвычны үтәргә керешермен, – диде Раил Габдрахманов. 


Александр Никошин аңа алга таба да уңышлар, сәламәтлек теләде. Истәлек итеп, кесә телефонын тапшырды. Ә икенче көнне Россия Герое Раил Габдрахманов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга китә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев