Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

 “Востокзернопродукт”ның Көньяк-Көнчыгыш Әлки территориаль идарәсендә уракның кызган вакыты

  Соңгы көннәрдә отряд кырларында 16 комбайн берьюлы көзге бодайны турыдан-туры суктыруда эшли.

  Шуларның җидесе – әлеге идарә комбайннары. Дүрт кыр корабы күрше “Көньяк Әлки“ идарәсеннән ярдәмгә килгән. Тагын бишәү “Ремтехсервис” ныкылар эшли. 
Комбайн астыннан элеваторга бөртекне ташып тору өчен 12 йөк машинасы беркетелгән. Аларның күбесе икмәкне прицеп белән ташый. 
Без басуга килеп төшкәндә төш вакыты иде. Чауш Кичүеннән Рафаэль Вәлиуллин кайнар ашны комбайнчыларга өләшкән вакыты. Рафаэль – 40 еллык стажы булган шофер. Ул пенсиядә. Әмма кызу эш чорында ул ялындырып тормыйча, үз машинасы белән ярдәмгә килә. Рафаэль – шаян телле, аралашучан кеше. 
– Мин өйдә озаграк тора башласам, чирләп китәрмен дип куркам. Шуңа егетләр арасында аралашып, мәш килеп йөрим. Ярдәмем дә булыр дим, үземә дә шулай эшләп йөрү рәхәт,– ди тәҗрибәле шофер. 
Көньяк-Көнчыгыш Әлкинең комбайнчылары – барысы да тәҗрибәле, берничә еллар комбайн штурвалы артында хезмәт куйган егетләр. Әйтик, Борискинодан Михаил Сычев үзенең 15 еллык Лексион 570 комбайнында инде берничә сезон игеннәрне җыюда эшли. Михаилга, моннан тыш, куәтле К-744 тракторы да беркетелгән. Әйтик, язгы чәчү чорында ул культивация, тырмалау эшләре башкарган булган. Шулай ук Иске Камкадан Раил Шәйхетдинов та механизатор буларак азау тешен чыгарган ир-егет. Ул да комбайнга утырганчы К-701 тракторы белән сенаж  салуда эшләгән. Терлек азыгының сыйфаты базга кайткан массаны әйбәтләп тыгызлауга терлек азыгының  сыйфаты бик бәйле. Моны Раил яхшы белеп эшли. 
Шулай ук Ленар Хәйруллин, Сергей Арнаков, Виталий Антонов, Рүзәл Сәфиуллин, Виталий Арнаков идарәнең тәҗрибәле, оста комбайнчылары. 
Төшке аш вакытын файдаланып, идарәнең баш агрономы Радик Билданов комбайнчыларга үз күрсәтмәсен бирә. Бу кырда игеннәрне берничә гектарда гына җыясы калган. Шуңа да баш белгеч берничә комбайнны Түбән Кәчи авылы янындагы 340 гектарлы арпа кырына төшерергә җыена икән. 
Әлегә исә идарәнең мең гектардан артык җиреннән көзге бодай җыеп алынган. Уңыш һәр гектардан 42 центнердан да ким чыкмый. Тагын 900 гектардан артыграк бодай кыры Камка отрядында өлгергән. Бер-ике көннән комбайннар ул кырларга да төшәр. 
Радик Билданов күп еллардан бирле баш агроном булып эшли. Ул үзләренә беркетелгән 14 мең гектар сөрү җирләрен биш бармагыдай белә. Чәчү вакытында, урак өстендә ул идарә җитәкчесе Искәндәр Хәйруллинның   иң ышанычлы киңәшчесе. 
Төшке аш вакыты тәмамланды. Мин дә кайту юлына кузгалырга дип машинага утырган  идем, Радик Билданов: 
– Безнең шофер егетләребез турында язарга онытмагыз әле, бик тырыш, булган егетләр бит,– дип, аларны бер сулышта санап та чыкты. Бу Фираил, Фәнил, Рәниф Насыйровлар, Фәрит һәм Фәнис Исхаковлар, Рөстәм, Марат, Рәмис Гайфуллиннар, Рәшит Сафин, Мәгъсүм Вәлиев, Рәшит Галиуллиннар. Шофер егетләр кырда комбайннарның бункеры тулып басып көтеп тормасыннар өчен бар җаваплылыкны тоеп эшлиләр. 
Борискино кырларында игеннәре суктырып алынган басуда Рәшит Абдуллин һәм Әмин Хәйруллин саламны рулоннарга төрәләр. Рафик Хәмитов һәм Иван Калмыков салам төргәкләрен Чуаш Кичүе комплексына ташыйлар. Биредә Александр Амуков төргәкләрне озын кибән ясап өеп тора. 
Шушы көннәрдә саламыннан чистартылган кырда туңга сөрүгә төшәчәкләр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев