2022 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе башланды
“Әлки хәбәрләре” сезгә әйбәт хәбәрләр китерсен
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2022 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе башланды. Бөтен нәрсәгә бәяләр артып торган заманда без газетага язылу хакын күтәрмәдек – халык өчен 6 айга язылу бәясе 797,88 сум, юридик затлар өчен 887,82 сум булып калды.
“Әлки хәбәрләре” журналистлары районда игътибарга лаек булган яңалыкларны, вакыйгаларны сезгә җиткереп барырга тырышалар. Без киләчәктә дә авылларда яшәүче хезмәт алдынгылары, күркәм гаиләләр, гыйбрәтле язмышлы кешеләр, уңышлы эшләүче кәсәбәчеләр хакында сезгә кызыклы итеп сөйләп барачакбыз. Һәр йортка газета белән бергә шатлыклы, имин хәбәрләр генә килеп торсын иде.
“Әлки хәбәрләре” хәзер калын, 20 битле булып чыга. Аның сигез бите район тормышына багышланса, 12 битле “Атна вакыйгалары” кушымтасын укып сез ил яңалыклары, республика хәбәрләре, башка кызыклы вакыйгалар турында хәбәрдар була аласыз. Газета белән сезгә телевидение тапшыруларының атналык программасы да килә. Чынлыкта, “Әлки хәбәрләре”нә язылып, берьюлы ике газета алып барачаксыз. Газетага язылу нәтиҗәләре буенча без быел да әбүнәчеләр арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатачакбыз. Киләсе яртыеллыкта да безнең белән калырга карар иткән укучыларыбыз өчен бүләкләр алуда редакциягә Түбән Әлкидә уңышлы эшләүче бизнесмен Альберт Шәйхетдинов ярдәм итте. Иганәчебезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Алдагы кампанияләрдә укучыларыбызны бүләкләр белән якташыбыз Рәис Хәйруллин һәм эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов сөендергән иде.
“Әлки хәбәрләре” газетасына почта бүлекләренә килеп тә, электрон юл белән дә язылырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев