Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин: Бергәләп көрәшсәк, ришвәтчелеккә урын калмас

Коррупциягә каршы көрәш  җәмгыятьтә иң актуаль мәсьәлә булып кала бирә.

  Районыбызда ришвәтчелеккә каршы көрәш чаралары, аның нәтиҗәләре хакында район башлыгы, коррупциягә каршы эшчәнлекне координацияләү комиссиясе рәисе Александр Никошинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. 
–Александр Федорович, районда берничә ел инде коррупциягә каршы көрәш буенча махсус программа эшли. Сез ничек уйлыйсыз, программа кысаларында алып барылган эшчәнлек уңай нәтиҗә бирәме?
–Әйе, республиканың коррупциягә каршы сәясәтенә һәм программага нигезләнеп, районда да шундый документ кабул ителгән иде. Аның үтәлешен без даими контрольдә тотабыз.
2019 елның 27 июнендә минем карар нигезендә районда коррупциягә каршы эшчәнлекне координацияләү буенча комиссия оештырылган иде. Әлеге  комиссиядә 19 кеше эшли, араларында иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә бар. Комиссия утырышларында район бюджет оешмалары эшчәнлеге тикшерелә,  торак йорт төзү, эшкуарлык объекты урнаштыру өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирүнең закон нигезендә башкарылуы анализлана.  Шулай ук муниципаль органнарның халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты дәрәҗәсе тикшерелеп, нәтиҗәләр чыгарыла. Товарларны электрон мәйданчыклар аша сатып алу темасы да комиссия эшендә еш карала. Кыскасы, ришвәтчелек элементлары ачыкланырга мөмкин булган барлык өлкәләрне дә игътибар үзәгендә тотабыз.
–Сез телгә алган комиссиянең  ахыргы утырышында муниципаль хезмәткәрләрнең, депутатларның узган елда алган керемнәре, чыгымнары турында декларация тутыруларына кагылышлы мәсьәлә каралды. Белүемчә,  ул декларацияләрне район прокуратурасы да ел саен тикшерә. Сезнең карашка, әлеге документларда нинди кимчелекләр бар, кайсылары елдан елга кабатланып килә?
–Быел узган елгы керемнәре һәм чыгымнары өчен декларацияне 57 муниципаль хезмәткәр һәм 42 район советы депутаты тапшырырга тиеш иде. Декларация аларның тормыш иптәшләренә, балигъ булмаган балаларына карата да тутырылды. Комиссия утырышында район прокуратурасы тарафыннан еш ачыклана торган хаталарны кабатламау максатыннан аңлату эшләре, өйрәтүләр үткәрдек. Еш кабатлана торган хата буларак мин банкларда ачылган счетларның барысының да күрсәтелмәвен атап үтәр идем. Кайберәүләр финанс операциясе үткәргәндә банкта өстәмә счет ачалар һәм бу турыда онытып та җибәрәләр.  Әлеге счетта акча бөтенләй булмаска мөмкин, әмма декларациядә күрсәтелергә тиеш. Моны эшләмәгәндә җитди хата саналачак. 
Шулай ук үз исемнәренә рәсмиләштерелгән транспорт чараларының кайберләрен күрсәтмәү очраклары да бар. Бәлки, әлеге машиналардан еллар буе файдаланмыйлардыр, бәлки, кайберләре инде гамәлгә дә яраксыздыр. Әмма транспорт чарасы дәүләт органнарында исәптә тора икән, ул керемнәр турындагы отчетта чагылдырылырга тиеш. Сирәк булса да, күчемсез милекне күрсәтмәү очраклары да була. Мондый бозуларга карата кырыс чаралар күрелергә мөмкин. Шуларны истә тотып, мин еш кына декларацияне тутырганнан соң аны имзалаганчы кат-кат тикшерүләрен сорыйм.
–Александр Федорович, Сез коррупциягә каршы эшчәнлекне координацияләү комиссиясендә бюджет оешмаларының максатчан бирелгән акчаларны ничек файдаланулары тикшерелә, дип әйттегез. Бу юнәлештә җитешсезлекләр ачыкланамы?
–Узган 2021 елда район контроль-хисап палатасы белгечләре 40 объектны тикшерүне үз эченә алган биш эксперт-аналитик һәм 20 контроль чара үткәргәннәр. Аларның берничәсе минем тәкъдим белән башкарылды. Контроль-хисап палатасы узган елда 21 млн 568 мең 500 сумлык бозуларны ачыклады. Дөрес, алар арасында бюджет средстволарын максатчан файдаланмау очраклары юк. Әмма бюджетның 17 млн 810 мең 800 сум күләмендә средстволары нәтиҗәсез файдаланылган. Шулай ук бухгалтерия исәбен алып бару, бухгалтер отчетын төзү һәм тапшыру юнәлешләрендә 2 млн 409 мең 400 сумлык бозулар табылган. Дәүләт (муниципаль) милек белән эш итүдә, аны файдалануда 1 млн 348 мең 300 сумлык җитешсезлекләр табылган. Билгеле, аларны төзәтү өчен вакыт бирелде, бу эшне даими контрольдә тотабыз. 
Бюджет оешмаларының бүлеп бирелгән акчаларны максатчан файдалануларын, бухгалтерия эшчәнлегенең, хисап алып баруның төгәл башкарылуын тәэмин итү өчен тикшерүләр үткәрелә, күзәтү оештырыла. Минемчә, шуның нәтиҗәсендә зур финанс бозулар ачыкланмый да.
–Ришвәтчелеккә ышанычлы киртә булдыру өчен иң элек нәрсәләр эшләнергә тиеш дип уйлыйсыз?
–Соңгы берничә елны әлеге юнәлештә анализлап карасак, җәмгыятьтә коррупцион элементларның акрынлап чигенүен күрә алабыз. Билгеле, моны цифрлар белән раслап, чагыштырып карап булмый. Әмма шунысы мөһим: күп кенә муниципаль хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә, электрон мөрәҗәгать һәм гаризаларның каралу вакыты катгый билгеләнә. Болар хезмәт күрсәтүчеләрнең эшчәнлеген үтә күренмәле итә. 
Тиздән мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары башланачак. Бу мөһим эшкә әзер булырга тиешбез. Имтихан нәтиҗәләре буенча куелган баллар чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәптә уку дәверендә туплаган белемнәре дәрәҗәсенә туры килсен. Белем учреждениеләрен дә әнә шул максатка юнәлтәбез. 
Күп кенә урыннарда “ышаныч тартмалары” кую да яхшы нәтиҗә бирә. Ниндидер вакыйга яисә эшчәнлек кешеләрнең ризасызлыгын тудыра икән, бу турыда әлеге тартмаларга язып салырга мөмкин. Мондый чара һәркемгә анонимлыкны гарантияли. Әлкилеләр “Халык контроле” порталына хәбәр итеп тә үзләрен борчыган сорауларга җавап ала, ачыклык кертә алалар.
Билгеле, болар гына җитәрлек түгел, кешеләргә хокукларын аңлату юнәлешендә җитди эшлисе бар. Әйтик, җир кишәрлеге яисә милек сатып алганда кайберәүләр “эшне тизләтү”, “җайлау” өчен шушы эшләрне башкаруда катнашучы белгечләрнең күңелен күрергә кирәк, дип ялгышалар. Әмма шуны онытмаска иде: ришвәт алу гына түгел, бирү дә закончалык белән тыела. Минем уйлавымча, бездә мондый күренешләр юктыр да. Чөнки ришвәтчелекнең җәмгыятькә нинди зур зыян китерүе турында күп сөйләнелә, аны кисәтү юнәлешендә күләмле эш алып барыла. Матбугат чараларында да бу тема актуаль санала. Шунлыктан халыкка уңай йогынты ясарлык җирлек бар, дип уйлыйм. 
Кабатлап әйтәм, ришвәтне алучы гына түгел, аны бирүче дә коррупция корбаны булырга мөмкин. Шунлыктан мондый җаваплылык турында халыкка аңлату, ягъни кешеләрнең хокукый белемнәрен ныгыту һәм әхлакъ  дәрәҗәсен күтәрү – безнең бурыч ул.  Балаларыбызга мәктәптә укыганда ук ришвәтчелекнең яманлыгын аңлатырга тиешбез. Яшьләр белән үткәрелгән “түгәрәк өстәлләр” дә уңай нәтиҗә бирер дип уйлыйм. Минемчә, мәктәптә, башка уку йортларында ишеткәннәре турында үсмерләр иптәшләренә дә сөйли, гаиләләрендә бу теманы күтәрә. Моның күп кенә уңай якларын күрәм. Шуңа да ришвәтчелеккә каршы юнәлтелгән темалар буенча төрле чаралар мәктәпләрдә алга таба да  үткәреләчәк.
Әлкилеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: тормышыбызда ришвәтчелек күренешләренә юлыксагыз яисә шундый фактлар турында ишетсәгез, 21-2-25 телефоны аша  коррупциягә каршы кайнар линиягә шылтыратып хәбәр итегез. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең исемнәре сер булып калачак дип ышандырам. 
Җәмгыять иминлегенә куркыныч янаган ришвәтчелеккә каршы ныклы киртәне бергәләп алынганда гына куя, шушы юнәлештә уңышка ирешә алачакбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев