Әлки муниципаль районы ЗАГС бүлегендә яңа никах теркәлде
Яңалыклар

Әлки муниципаль районы ЗАГС бүлегендә яңа никах теркәлде

Районыбызның ЗАГС бүлегендә Иске Тумба авылы егете Николай Гришин белән Югары Кәчи кызы Зоя Яковлева язылышты бүген.

 Үз сүзләренә караганда, аларның юллары моннан 5 ел элек кисешкән, мәхәббәт хисләре шул вакытта бөреләнгән.

–Туй көнебезгә без, ашыкмый гына, ныклы әзерләндек. Мин югары белем алдым, армия сафларында хезмәт итеп кайттым, инде менә хәзер белгечлегем буенча эшем бар, димәк, гаиләне тәэмин итүдә кыенлыклар булмаячак, өйләнергә дә ярый, – дип, бик шат елмаеп, кыска гына аңлатып үтте безгә Николай Александрович.

Зоя Андреевна да хезмәт юлын башлаган: шәһәр хастаханәсендә лаборант булып эшли икән. Ишле гаиләдә иң өлкән бала, үзеннән соңгы өч эне-сеңелләренә зур апа булып, аларны тәрбияләшеп үскәнгәдер, эше дә авырулар янында бит, бик хисчән булуына игътибар итми кала алмадык: ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлуллинаның йомшак һәм иркәләп әйткән сүз-теләкләреннән дә, котлаулардан да аның күңеле тулды, күзләрендә ялтыраган яшь бөртекләрен бәхеттән елмайган иреннәр генә бөтен кешегә күрсәтми яшереп калды.

–Гаилә учагының җылысы хатын-кыз кулында, онытма, балам, – дип киңәшен биргән дәү әнисенә дә шуны әйтәсебез килә: биш ел бер-берсен көтеп, аңлап, бүгенгегә килеп җиткәннәр икән, димәк гомер юлын да әнә шулай җитәкләшеп үтәрләр. Без нәкъ шулай булуын телибез дә!


Нет комментариев