Әлки районыннан Әсәдуллиннар гаиләсе Татарстан Рәисенең тантаналы кабул итүендә катнашты
Яңалыклар

Әлки районыннан Әсәдуллиннар гаиләсе Татарстан Рәисенең тантаналы кабул итүендә катнашты

Татарстан Республикасы көне алдыннан, Казанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханованың кабул итү тантанасы булып узды.

Хөрмәтле кунаклар булып районыбызның горурлыгы, мәхәббәткә, үзара хөрмәткә һәм хезмәт сөючәнлеккә нигезләнгән ныклы союз үрнәге - Асадуллиннар гаиләсе булды. Рәфис Равил улы - фермер хуҗалыгы башлыгы. Ул хезмәт эшчәнлеген "Алпар" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында башлый, анда 2009 елга кадәр эшли, аннары крестьян-фермер хуҗалыгы ачарга уйлый, бүгенге көндә дә шунда эшли. Әлки районы башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Семья Асадуллиных из Алькеевского района

Гөлфирә Рәшит кызы шул ук кооперативта сыер савучы булып эшли башлаган. Соңыннан 11 ел социаль хезмәткәр булып эшләгән, ә 2017 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү белән шөгыльләнә башлаган. 2018 елда Гөлфирә Рәшит кызы "Ел хатын-кызы" республика конкурсында "Хатын-кыз - ана" номинациясендә җиңүче булып чыга. Быел май аенда "Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы" дипломына лаек булды.

Асадуллиннар гаиләсе алты бала тәрбияләп үстерә. Гөлфирә Рәшит кызының 2017 елда бәхетсезлеге була, ике апасы тормыштан китә, аларның биш балигъ булмаган баласы кала. Ир белән хатын аларны үз гаиләләренә алырга карар кылган. Асадуллиннар гаиләсенең эшчәнлеге гаилә институтын ныгытуга, күп балалы ата-аналарга ярдәм итүгә һәм традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән "Гаилә" милли проекты максатлары белән гармонияле рәвештә чагылыш таба.


Нет комментариев