Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки муниципаль районында Чик сакчылары көне уңаеннан төрле чаралар үтте

Бүген, 28 майда, Әлки муниципаль районында Чик сакчылары көне уңаеннан төрле чаралар үтте.

Дан аллеясы янәшәсендә, Әлки районы чик сакчылары хөрмәтенә куелган стела каршында, төрле елларда илебез иминлеген иң алгы сызыкта саклаган ветераннар җыелды. Аларны район башлыгы, үзе дә чик сакчысы гаскәрендә хәрби хезмәт үткән Александр Никошин котлады һәм сәламәтлек , аяз күк йөзе, гаилә бәхете теләде.
Аннан алар стела итәгенә тере чәчәкләр салдылар.
Бәйрәм чарасы Балалар иҗат йортында дәвам итте. Александр Федорович илебез чиген саклаучыларның элек тә, бүген дә дәрәҗәсе һәм җаваплылыгы зур булуын искәртте. Ул, әлеге хәрбиләрнең нинди хезмәтләр башкаруы хакында мәктәпләрдә күбрәк сөйләсеннәр, аңлатсыннар иде, дигән теләген дә белдерде.
Район башлыгы патриотик тәрбия эшләрендә актив катнашкан, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүдә башлап йөрүче элеккеге хәрбиләргә Мактау грамоталары тапшырды. 
Чик сакчылары берлегенең район оешмасы җитәкчесе Юхмачы мәктәбе директоры Андрей Романовка сүз бирелде. Ул мәктәптә яшь чик сакчылары отряды оештырып, аларны киемнәр белән тәэмин итеп, актив эшчәнлек алып барулары турында сөйләде.
Әлеге чарада Татарстан төбәк чик сакчылары берлегенең активисты Апак авылы егете Җәмил Әхмәтҗанов та катнашты һәм җәмгыятьнең башкарган эшләре белән таныштырды. Ул иң алдынгы егетләргә бүләкләр тапшырды. 
Чик сакчылары ветераннарын мәдәният йорты хезмәткәрләре патриотик җыр-биюләр белән котлады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев