Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында җәяүлене автомобиль бәрдереп китү иң күп очрый торган һәлакәт

Район мәгълүматлары буенча – җәяүлене автомобиль бәрдереп китү иң күп очрый торган һәлакәтләрнең берсе. Андый фаҗигале очраклар бигрәк тә көннең караңгы вакытында еш була.


Көннәр җылыту белән урамнарда балалар күп йөри башлый. Караңгы вакытта аларның киемнәрендә, сумка-рюкзакларында әнә шул гади яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш тә.
Юлда куркынычсыз йөрү район комиссиясе утырышларында  җәяүлене автотранспорт  бәрдергән очракларны еш карарга, анализларга туры килә. Ул утырышларда ЮХИДИ инспекторлары киемендә яктылык кайтаргычы булмаган кешене автомобиль  йөртүчесе 50 метрдан гына күререгә мөмкин, ә шул элементы булса аны 250-300 метрдан ук күрә алыр иде, дип аңлатма  бирәләр.


Шуңа да караңгы вакытта урамга балалар чыга калса олылар алар киемендә яктырткыч кайтаргыч элементларның булуына  инансыннар иде.


Билгеле, шул ук күрсәтмәләр олылар өчен дә саклана. Ә инде авыл эчендә булмаган юл участогында караңгы вакытта  яктарткыч элементының булуы мәҗбүри санала. Бу кагыйдәне үтәмәүчеләр административ җаваплыкка тартыла.


Олылар онытмасыннар иде: караңгы вакытта автомобиль йөртүчесе баланы бөтенләй күрмәскә мөмкин. Ә инде яктылык нурларын кире кайтаручы элементлары булса, аның сәламәтлегенә зыян килмәс иде. Шуңа да онытмагыз: балалар куркынычсызлыгы – олылар җаваплыгында! 


Руслан Морадымов,
Юлда куркынычсыз йөрү комиссиясе рәисе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев