Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бүләкләр тапшырдылар

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Түбән Әлкидә яшәүче сугыш ветераны, Әлки районының мактаулы гражданины, 100 яшьлек Хазыйм абый Фәхретдиновка, районда яшәүче дүрт сугыш ветераны толларына һәм тыл хезмәтчәннәренә – барлыгы 62 кешегә, Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән котлау открыткалары һәм азык-төлек, тәм-томнар тутырылган тартмалар тапшырылачак.

Узган атнада район башлыгы Александр Никошин Базарлы Матакта яшәүче биш тыл ветеранына республика җитәкчесе котлауларын, бүләкләрен өләшеп чыкты.

Александр Федорович иң элек район үзәгенең Яшьләр урамында улы һәм килене тәрбиясендә яшәүче Әминә апа Хуҗина өендә булды. Әминә апа, 97 яшьтә булуына карамастан, бик хәрәкәтчән, көр күңелле.

– Сезгә, авыр сугыш елларында тырыш хезмәт куеп эшләвегез өчен, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәхмәтен һәм Җиңү көне котлавын җиткерә, – дип, бүләкләрен тапшырды район башлыгы һәм ветеранга тагын озак еллар шулай сәламәт, шат күңелле булып яшәвен теләде. 

Кызыл Армия урамында яшәүче Мария Борисова – гомере буе сатучы булып, макталып эшләгән ханым. Тыл ветераны, хәзер дә җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

Мария Ивановна, үзен шулай сөендерүләре өчен, зур рәхмәтләрен юллады. Район башлыгына аның гозере дә бар иде.

– Мин яшәгән фатир-өйнең тирәсе агач рәшәткә белән тотып алынган. Ул искергән инде. Шуны яңартып булмасмы? – диде ул. 

Александр Никошин бу эшне Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты аша башкарырга ышандырды.

Киләсе тукталыш гомере буе укытучы, актив җәмәгать эшлеклесе булган Ираида Казнова яшәгән өйдә булды. 95 яшьлек Ираида Александровна газеталар, телевизор аша ил-көн яңалыклары белән танышып тора икән. Ул, Украинада баш күтәргән фашист калдыкларын Россия гаскәрләре тизрәк җиңсеннәр иде, дигән теләктә яши. Ираида Казнова район җитәкчеләренә, Базарлы Матак мәктәбе коллективына, үзенә даими игътибар һәм хөрмәт күрсәтүләре өчен, рәхмәтләрен белдерде.

Крайнов урамында 95 яшьлек Николай Никошин яши.  Район башлыгы белән туганнар да икән әле. Алар еш аралашып торалар. Бу юлы Александр Федорович өлкән туганы янына рәсми төстә килде. 

Ул Татарстан Рәисе бүләкләрен тапшырды һәм гомерен район авыл хуҗалыгы үсешенә багышлаган Николай Васильевичка ныклы сәламәтлек теләде. 

Базарлы Матакта кызы һәм кияве тәрбиясендә булган Хәмдия апа Хәмәтгалиеваның әлегә бераз сәламәтлеге какшап киткән икән. Хәмдия апага бүләкләрне район җитәкчесе Базарлы Матак үзәк хастаханәсендә тапшырды.

Кунаклар килгәнен күргәч, Хәмдия апа Хәмәтгалиева тизрәк матур, килешле яулыкларын бәйләде, елмаеп каршы алды. Котлау открыткасын кулына алгач, күзлек тә кимичә, республика Рәисе тәбрикләүләрен укый башлады ул.  Александр Никошин бу апаның тизрәк сәламәтләнеп өенә кайтуын теләде. Районның баш табибы Светлана Одушкина, тыл ветеранын дәвалау өчен, дару-уколлар җитәрлек, Хәмдия апа тиздән элеккечә чабып йөрер, дип ышандырды.

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәннәренә район башлыгы исеменнән дә бәйрәм бүләкләре таратылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев