Әлки районында Иске Матак авыл җирлеге яңа бинага күчте
Бүген, 5 августта Иске Матак авыл җирлеге башкарма комитетының “өй туе” булды: идарә республика программасы буенча төзелгән яңа бинага күчте.
Яңа корылманы ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов, Айдар Метшин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, авыл җирлекләре башлыклары, Иске Матак халкы катнашты.

–Моңа кадәр Иске Матак авыл җирлеге башкарма комитеты озак еллар элеккеге совхоздан калган иске корылмада урнашып, эшчәнлекләрен дәвам иттерергә мәҗбүр булган иделәр. Республика программасы нигезендә хәзер алар халыкка барлык шартлар тудырылган бинада хәзмәт күрсәтә башлыйлар, – диде Александр Федорович.
–Татарстанда авыл советы башкарма комитетлары биналарын төзекләндерү һәм яңаларын төзү программасы 2015 елдан бирле эшли. Ун ел эчендә йөздән артык яңа бина төзелде, 300 гә якын корылмага ремонтлар ясалды”, – дип билгеләп үтте Әгъзам Гобәйдуллин.

Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Ольга Гуляева:
–Авыл территорияләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән республика программалары нәтиҗәсендә салаларда күп төрле эшләр башкарыла. Бүгеннән безнең башкарма комитет хезмәткәрләре дә җирлектә яшәүче халыкка барлык шартлар тудырылган яңа бинада хезмәт күрсәтә башлый, – дип, республика җитәкчеләренә бар халык исеменнән рәхмәтләрен белдерде.
Кызыл тасма киселде. Без бик затлы, иркен, матур бинага үттек. Бу корылмада халык үзен борчыган күп кенә сорауларына уңай, нәтиҗәле җаваплар алыр, дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев