Әлки районында көнбагыш чәчәләр
“Востокзернопродукт” территориаль идарәләрне эреләндергәч, алар бездә өчәү генә калды. Хәзер “Көньяк Әлки” идарәсенә караган Әхмәттә, районда беренчеләрдән булып, көнбагыш чәчәргә керештеләр.
Көнбагыш бу отрядның 862 гектар җирендә чәчеләчәк. Шуның нәкъ яртысы Әхмәтнең тәҗрибәле, уңган механизаторы Владимир Мирлачевка йөкләнгән. Ул 13 апрельдә, якшәмбе көнне, үзенең зур “Бюлер” тракторына (туган җире Канада), 11 метр киңлектәге махсус чәчкеч тагып, эшкә кереште. Бу тракторда Владимир Алексеевичның алмашчысы – Югары Кәчиле Сергей Краснов. Алар Ростсельмашта җитештерелгән дәү тракторны тәүлек әйләнесе эшләтәләр. Бер көн алдан гына эшкәртеп куелган җир куенына бүген исә алар май җитештерү өчен кыйммәтле сортлы көнбагыш орлыгын кертә.
Владимир Мирлачев – бик яшьли тракторга утырган егет. Ул эш сөючән күп балалы гаиләдә туып үскән. Инде “Кызыл Шәрык”та эшли башлавына да 20 елдан артык вакыт узган икән.
Әлеге “Бюлер” тракторына Владимир 2021 елда, өр-яңа вакытында утырган. Кыйммәтле техниканы егеткә тулы ышаныч белән тапшырганнар. Владимир моңа кадәр дә, андый тимер атларны яхшы белеп, сакчыл караш белән хезмәт итеп килде. Хәзер инде аның техникасы гөлт итеп тора, чиста-пөхтә, төзек эшли.
Мин дә 375 ат егәрлеге булган әлеге кызыл төстәге тракторга утырып карадым. Аның кабинасы самолетныкына охшап китә. Бөтен тирә-юньдә электрон приборлар. Каршыңда – плазмалы экран. Шул экран аша чәчкечнең бер гектарга күпме орлык кертүе, никадәр орлыгың барлыгы, башкарылган эшең һәм башка мәгълүматлар чыга. Бу ДТ тракторларының дистәгә якыны эшләгән эшне берүзе башкара.
Владимир Мирлачевка үзенең алмашчысы Сергей Краснов белән тәүлеккә 90 гектар чәчү планы куелган. Ә алар бу күләмне 100 гектарга җиткерәләр.
– Нормасыннан артыгын ничек эшлисез соң? – дип кызыксынгач, Владимир:
– Без бит тәүлекнең якты өлешендә чәчәргә тиеш. Эшкә иртәнге өчтә керешәбез. Ә чәчүне 100 гектарга җиткергәндә, төнге унберләр була. Караңгыда да эшләргә бик җайлы, тракторның бөтен тирә-юне гөлт итеп яктыртыла, – ди тәҗрибәле механизатор.
Кырда без “Әхмәт” отряды җитәкчесе Илнар Хисмәтуллин белән очраштык. Аның арпа чәчүче егетләр яныннан кайтышы иде. Җитәкче сүзләренә караганда, арпа чәчүдә Александр Николаев эшли икән. Быел ул үзе җиргә культивация ясый, үзе чәчә һәм катоклый торган “Виктория” исемле яңа чәчү агрегаты таккан.
Бу көннәрдә көнбагыш чәчәргә Рәзиф Борһанов тракторы да төшә икән. Рәзифнең алмашчысы Рәшит Абдуллин була. Алар да таңнан төнгә кадәр чәчү эшләрен башкарачаклар.
Механизаторларны кырда тукландыру каралган. Юхмачыдагы бер кафедан кызлар килә һәм егетләрне бик тәмле итеп сыйлыйлар икән.
Владимир белән Рәзиф агрегатлары, көнбагышны 4-5 көндә чәчеп бетереп, кукурузга төшәргә исәпли. Кукуруз барлыгы мең гектарда игеләчәк икән. Шуның 696 гектары бөртек өчен дип каралган. Бу культуралар соң өлгерә, шуңа иртә чәчеп, уңышны иртәрәк җыярга ниятлиләр.
Тәүлек әйләнәсе, Аксион тракторына культиватор, тырма тагып, Риназ Таҗиев үзенең алмашчысы Илнар Гәрәев белән чәчү агрегатлары өчен җир эшкәртә. Әлеге тырыш егетләр чәчүчеләргә җирне җитәрлек күләмдә өлгертеп баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев