Әлки районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөкне тапшырылды
Яңалыклар

Әлки районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөкне тапшырылды

Ярдәм алган сугышчылар Сиктермә һәм Югары Колчурино авыл волонтёрлары төркемнәренә рәхмәт белдерә.

Алар үз эшләре белән халыкның бердәм һәм җиңелмәс икәнен раслый.

Әлки районында яшәүчеләрнең ярдәме сугышчылар өчен әйберләр генә түгел, ә өйдән килгән хәбәр, йөрәк җылысы һәм аларны көтүләре, истә тотулары турындагы ышаныч булып тора.

Районның күчмә волонтёрлар командасына аерым зур рәхмәт. Мондый авыр вакытта алар үз эшләрен калдырып, руль артына утыралар һәм аларны көткән җиргә баралар. Аларга батырлыклары, ихласлыклары һәм сүнмәс энергиләре өчен рәхмәт белдерәбез.


Нет комментариев