Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Үргәгар авылы мәчете яңа манаралы булды

Үргәгар мәчете республикада манарасы киселмичә халыкка хезмәт иткән Аллаһы йорты. Андыйлар – бөтен Татарстанда бары җиде мәчет кенә булган.

 

2005 елда Үргәгар мәчетенең 100 еллыгын зур тантана итеп үткәргәннәр иде. Билгеле, юбилей алдыннан гыйбадәт йорты яңартылды, төзекләндерелде.

Быел җәй айлары Үргәгар имамы Илдар хәзрәт Фәхриев, халык белән киңәшләшеп, мәчеттә зур ремонт эшләре башкарырга ният кыла. Халык изге эшкә бик теләп ярдәмгә килә.

6 мартта ремонт эшләре төгәлләнгән  мәчеттә күмәк вәгазь сөйләү, намаз укулар булды.  Район мөхтәсибе  Ирек Сәлахиев: “Әлеге эштә, зурмы-кечкенәме  өлешен керткән  һәр кешегә Аллаһының рәхмәте булыр”, - диде вәгазендә.

Ә мәчет эченнән дә, тышыннан да бик матур, затлы итеп эшләнгән. Манарасы, ә аның җир өстеннән очына кадәр биеклеге 27 метр, затлы калай  белән тышланган. Манара да, мәчет тә яшел утлар белән  яктыртыла.  Бөтен авылга нур чәчеп торган мәчеткә үргәгарлеләр дә, тирә-күрше авыллардан да кунаклар байтак җыелган иде.

Намаздан соң мәктәп бинасында мул табыннар артында бар халык катнашында мәҗлес булды.

Үргәгар авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов Буа районы төзүчеләренә, Базарлы Матак осталарына олы рәхмәтләрен җиткерде, истәлеккә бүләкләр тапшырды.

Илдар хәзрәт Фәхриев төзелеш материалларын сатып алуда, осталарны тукландыруда ярдәм иткән  авылдашларга изге теләкләр теләп, рәхмәтләрен белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев