Әлки хәрбиләренә эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов “Нива” автомобиле җибәрде
3 апрель көнне районнан чираттагы гуманитар ярдәм төягән «КамАЗ» машинасы Украинада махсус операциядә катнашучы Әлки егетләренә илтергә китте.
Биредә "КамАЗ" әрҗәсендә зур урынны “Нива” автомобиле алып тора. Әлеге машинаны районыбыз эшмәкәре Альберт Шәйхетдинов сатып алган.
Йөкне озата баручы, районның “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов әйтүенә караганда, автомобиль Волновахадагы полкка тапшырылачак. Бу полкта өлешчә мобилизацияләнү чорында районыбыздан хәрби хезмәткә алынучылар күп икән.
Районнан моңа кадәр дә автомобильләр илтүче булган иде. Алар махсус хәрби операция кырлары шартларында, катлаулы, юлсыз җирлекләрдә йөрү өчен бик кирәкле булган техника. Рөстәм Шәйхетдинов әлеге автомобильләрнең ничек файдалануын үз күзләре белән күреп кайткан кеше. Аның әйтүенә караганда, Әлкидән озатылган машиналар хәрбиләргә аерым пунктлар арасында тиз күченеп йөрү, азык-төлек һәм дарулар ташу өчен файдаланыла.
Эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов “Нива” автомобиле сатып алып хәрбиләребезгә озатуны үз-үзенә бурыч итеп куйган булган.
– Безнең коллективтан да бер егет мобилизацияләнде. Алар барысы да батыр ирләр. Шуңа да без аларны кайгыртып, матди, рухи яктан ярдәм итеп торуда үзебезнең бурычлы санарга тиешбез, – ди ул.
Альберт Шәйхетдинов моңа кадәр дә автомобиль сатып алуда һәм башка гуманитар ярдәмдә акчалата күп өлеш керткән эшмәкәр.
"КамАЗ" әрҗәсенә “Нива”дан тыш егетләр газ плитәләре, хуҗалык кирәк-яраклары, күп итеп озак саклана торган азык-төлек, тәм-томнар төяделәр.
"КамАЗ" автомобилен “Хузангай” җәмгыяте биргән. Аның руле артында инде икенче тапкыр кайнар нокта якларына юл тотучы Илфат Хәйруллин. Йөкне озата баручылар арасында Рөстәм Солтан улыннан тыш кайнар ноктада хезмәт иткән Әхмәт егете Илдар Шәйхетдинов һәм берничә тапкыр ярдәм итүче Динар Галимов бар.
Егетләр йөкләрен Әлкилеләр хезмәт иткән частьләргә: Волновахага, Каховкага, Мариуполь шәһәрләрендә бушатачаклар. Аларга хәерле сәфәрләр юллап, якташларыбызны сөендереп кайтуларын телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев