Авылыгыз кар астында калмадымы?
Владимир Гаврилов, Борискино авылы: -Әле көн яктырып та бетмәгән иде, урамнан авыл советы тракторы кар төрттереп узды. Быел бездә ул яктан тәртип - юллар ачылган, чиста, бернинди дәгъва юк. Любовь Исаева, Каракүл авылы: -Кар бик күп яуды. Тирә-як бик матур! Юлларга килгәндә, аларны Йосыф Әхмәтҗанов җирлеккә бирелгән трактор белән чистартып...
Владимир Гаврилов, Борискино авылы:
-Әле көн яктырып та бетмәгән иде, урамнан авыл советы тракторы кар төрттереп узды. Быел бездә ул яктан тәртип - юллар ачылган, чиста, бернинди дәгъва юк.
Любовь Исаева, Каракүл авылы:
-Кар бик күп яуды. Тирә-як бик матур! Юлларга килгәндә, аларны Йосыф Әхмәтҗанов җирлеккә бирелгән трактор белән чистартып та чыкты. Былтыр үз тракторыбыз юк иде, сөт тапшырганда азапланып, аны чиләк белән кибет янына ук илтә идек. Быел сөт җыючыларга юллар ачык. Рәхмәт, әйбәт эшлиләр, юлсыз тотмыйлар безне.
Сергей Краснов, Садиково авылы:
-Бездә ике генә урам бит. Үзәк урамны җирлек советы тракторы төнлә үк чистартып узды. Ә икенчесен шунда яшәүче Григорий Зварич үз техникасы белән чистарта, юлсыз тормыйбыз. Кышкы юлсызлыкны онытып барабыз инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев