Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авылга нигез салган Алпар атлы кешене кабере янында искә алдылар

    Узган бәйрәм көннәрендә Алпар авылында истәлекле вакыйга булды.

    7 май иртәсендә шушы авылга нигез салган Алпар атлы кешенең авыл зиратындагы кабере янында аны искә алдылар.
    Әлеге кабер урынын тарих укытучысы, туган якны өйрәнүче Кадыр ага Сибаев ышанычлы чыганаклар ярдәмендә ачыклаган булган. Алпар бабайга беренче истәлек ташы нәкъ менә укытучы тәкъдиме белән куелган да. 
    Быел әлеге кабер тирәсе төзекләндерелә һәм яңартыла: кабергә яңа таш куела, тирә-ягы тотып алына, каршысына утыргычлар ясала. Бу эштә авылдашлары Рифкать Сәмигуллин башлап йөри һәм үзеннән зур өлеш кертә. 
    Яңартылган кабер тирәсенә җыелып, авылга нигез салучы Алпар бабай рухына багышлап дога кылалар биредә яшәүчеләр. Бу чарада район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев тә катнаша. Ул җыелган халыкны Җиңү бәйрәме белән котлый һәм республикада тарихи каберлекләрне өйрәнү һәм саклау буенча масштаблы эш алып барылуы турында сөйли. 

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: