Яңалыклар

Балалар электросамокатта чаптыра

Район үзәгендә кечкенә балаларның зур тизлектә электросамокатта йөргәнен еш күрергә мөмкин.

Ярый әле алар җәяүлеләр юлыннан чапсалар — юк, автомобиль йөри торган өлештән йөгерәләр. Еш кына балалар артларына дустын да бастырып алалар. Ә электросамокатның тизлеге шактый зур. Аны идарә итүче бала машина каршына килеп чыкмасмы дип куркып куясың. Ә баласына бу ике тәгәрмәчле транспортны алып бирүче ата-ана нәрсә уйлый икән?

Бу самокатлар автомобильләр йөрмәгән урыннарда гына файдаланылса иде. Бу мәсьәләгә район башлыгы Александр Никошин да зур борчылуын белдерде.

«Җәйне файдалы, күңелле итеп үткәрсәк иде. Ә электросамокатта автомобиль юлыннан чабучы балаларның әти-әниләре дә, олылар да хәрәкәтнең куркынычлыгын аңлатсыннар иде», — диде район җитәкчесе.


Нет комментариев