Балалар иҗат йорты кунакларга ишекләрен ачты
Яңалыклар

Балалар иҗат йорты кунакларга ишекләрен ачты

Кунаклар Балалар иҗат йортында нинди талантлы кешеләр эшләвен күрделәр һәм аларның осталыгын бәяләделәр.

Очрашуның төп бизәге педагоглар эшләре булды. Һәр кабинетта — үзенчәлекле атмосфера: кайда буяулар һәм иҗат исе, кайда музыка авазлары ишетелә, ә кайда — остаханенең тынлыгы.  Оештыручылар чарага килгән һәркемгә рәхмәт белдерәләр һәм балаларны, ата-аналарны түгәрәкләргә язылырга чакыралар. Учреждениеда яңа уку елына әзерлек бара, тәрбияләнүчеләрен көтәләр.


Нет комментариев