Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Башкалабыз Казаннан Әлки районына 26 полиция хезмәткәре киләчәк

    ​​​​​​​Бу атна ахырында узачак РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда хокук тәртибен саклау өчен башкалабыз Казаннан районга 26 полиция хезмәткәре киләчәк.

     
    Билгеле, район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре дә сайлау участокларында тәртип саклап кизү торачаклар.
    Казаннан хокук сакчылары узган сайлауларда да безгә килеп коллегаларына иминлекне тәэмин итүдә булыштылар. Алар ул чакта тавыш бирүнең районда тыныч узуын билгеләп үткән иделәр.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: