Базарлы Матакта яшәүче Рәшидә әби Юсупова: “УЛЛАРЫМДАЙ КӨТЕП АЛА ИДЕМ ЕГЕТЛӘРНЕ”
"Хатын-кыз күңеле мәрхәмәт белән мөлдерәмә тулы.
Авыр хәлгә тарганнарга, ялгыз-ятим калганга, тамагы ач, йөрәге яралыга булышу аның холкына салынган. Моны "яхшылык кылыйм" дип махсус эшләми дә ул, йомшак табигате, шәфкатьле күңеле үзе үк ярдәм итәргә, коткарырга, кемнеңдер хәлен җиңеләйтергә омтыла. Кем белә, тарих тулы дәһшәтле сугышларда, куркыныч афәтләрдә кешелек дөньясын әнә шул мәрхәмәтлелек, хатын-кызның, аналарның шәфкатьлелеге коткара киләдер бәлки?!
Әлки балаларына әни булган
Ел саен февраль аенда Базарлы Матакта яшәүче Рәшидә әби Юсупова янына кунаклар җыела. Күптән инде иллене узып, чәчләре агарырга өлгергән олпат ирләр шушы кечкенә генә гәүдәле әбекәй янына башларын иеп, түбәнчелек белән исән- ләшеп керәләр дә, сәгатьләр буе аерыла алмыйча, яшьлекләрен искә төшереп сөйләшеп утыралар. Кайчак авыр итеп көрсенеп куя алар, кайчак яшереп кенә күз яшьләрен сөртеп алалар. Рәшидә апа янына әйтерсең, олыгаеп беткән уллары җыелган! Ә бит бу ирләр аңа бала да, энекәш тә, хәтта туган да түгел. Әмма язмыш кайчандыр очраштырган да үзләрен, беркайчан өзелмәслек күңел җепләре белән бәйләп тә куйган.
Узган гасырның сиксәненче елларында Рәшидә апа ире, каенанасы, кайнатасы һәм ике кызы белән Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасының Термез шәһәрендә яши. Шыплап хәрбиләр белән тулы "ябык" шәһәр Сырдарья елгасы буенда урнашкан. Ә теге як ярда Әфганстан. Анда сугыш бара. Чакырылыш буенча армия хезмәтен генә түгел, интернациональ бурычын да үтәргә туры килгән яшь егетләр арасында Татарстаннан, Әлки җире уллары да аз түгел. Шуларның берсе Әнҗерә авылыннан Рөстәм Шәйхетдиновка туганы Термезда яшәүче Рәшидә апаларның адресын җибәрә. Дөрес, башта аның ризалыгын ала ул.
- Шулай бервакыт өебез каршында хәрби машина туктады. Безгә дүрт кеше килеп керде. Таныштык. Аларның берсе Рөстәм булып чыкты. Каршы алдык, кундырып озаттык. Менә шуннан соң Рөстәм безгә еш килә башлады. Ул шофер, машина белән Әфган ягына йөк ташый иде. Кайчак машинасы пулялар белән тишелеп, теткәләнеп беткән була. Үзе генә түгел, Әлки егетләрен дә алып килә. Безгә Иске Матактан Петя, Карамалыдан Илдус, Чуаш Кичүеннән Әнәс, Түбән Әлкидән Рәшит һәм башка бик күпләр килеп йөрделәр. Яшьләр, 18-19 яшьлек балалар, бик жәлли идем үзләрен. Әфганнан чыккач, безгә киләләр, берничә көн ял итәләр, җаннарына тынычлык табалар иде безнең өйдә. Үзем дә ияләштем аларны көтеп торырга - мунча ягып, ашарга пешереп каршы ала идем,-дип сөйли Рәшидә апа ул чакларны искә төшереп.
Шулай итеп Әфган- станда Интернациональ бурычларын үтәүче Әлки егетләре Рәшидә апа өчен бик якын кешегә әйләнәләр. Һәм алар аның бу изгелеген гомер буе онытмыйлар, үзара сөйләшкәндә аны "Тереза апабыз!"дип атыйлар, ел саен хәл белергә дип янына киләләр, ул чакта әйтеп бетерә алмаган рәхмәт сүзләрен кабатлыйлар.
- Рәшидә апа әниебездәй кайгыртты: өс киемнәребезне юды, ямады, мунчасын ягып куйды, тансык камыр ризыклары пешереп сыйлады. Мондый яхшылык- ларын үзебез исән чакта һич онытмабыз!-диләр бу тормышның ачысын да, төчесен дә күп күргән әфганчылар.
Туган якка
тарткан күңелләре
Менә шундый олы йөрәкле кеше ул Рәшидә апа. Инде аның тормыш юлы турында берничә сүз. Татар Суксуында янгын чыгып өйләре көлгә әйләнгәч, әтиләре аларны Казахстан якларына алып китә. Рәшидә шунда үсә, укый. Әмма гаиләгә кайгы килә - газиз әтиләре вафат була. Төянеп туган якларына - Чуаш Кичүенә кайтып урнашалар. Бераздан язмышы аны Үзбәкстаннан кунакка кайткан егет белән кавыштыра һәм Рәшидә шулай итеп Термез шәһәрендә каенана- кайната йортында яши башлый.
- Әтиебез бик белемле, Коръән-хафиз кеше иде. Аның аять-сурәләр укыганын ишетеп, күп догалар өйрәндем. Ураза тота идем, соңрак намазга бастым. Ирем Нургаяз иртә үлде, кырык өч яшемдә тол калдым. Тирә- күршебездә татарлар күп иде. Үзбәк халкы да бик әйбәт, ачык, кайчан барып кермә, "Мәрхәмәт килеңнәр утырыгызнар!" дип кулын күкрәгенә куеп каршы алалар, табынга утырталар. Аларның чәй- күмәче гел әзер. Әйбәт, дус яшәдек,-дип сөйли Рәшидә апа.
СССР таркалу тормышны челпәрәмә китерә. Һәм Юсуповларның ике кызы бер-бер артлы балачакта еш кайтып йөргән Әлки ягына тартыла. Алар әниләрен дә алып кайталар. Хәзер инде 83 яшен тутырган Рәшидә апа кызы Наилә, кияве Рифкать тәрбиясендә көн күрә.
- Кызларым әйбәт, тырыш булдылар. Киявем дә алтын кеше, уңган, булдыклы, мине хөрмәт итә. Рәхмәт балаларыма,-ди әбекәй. Билгеле, шушы яшькә җиткәч, сәламәтлегенә бик мактана алмый инде, әмма Рәшидә апа зарланмый. Әле бит быел хәлен белергә килеп киткән "әфганчы уллары" да:
-Бирешмә, Рәшидә апа, киләсе елга тагын килербез, көт безне!-дип әйтеп киткәннәр. Элек Сырдарьяның каршы ярында дөрләгән ут - сугыш эченнән көтеп алганны, хәзер ник көтмәсен ди. Ходай исәнлек белән гомер генә бирсен үзенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев