Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Иске Салман җирлеге авылларында медицина белгечләренә кытлык. Фото

    Авылның киләчәге – балаларда.

    Фоторепортаж

    Иске Салман авыл җирлегендә узган ел дүрт бала туган. Бу шатлыклы хәл, билгеле. Әмма, ни кызганыч, ел дәвамында  14 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Авылның киләчәге – балаларда. Бу яктан Иске Тахталыда хәлләр Иске Салман белән чагыштырганда күпкә алда. Бу ике авылда үткән авыл җирлеге советы утырышларында сүз әнә шул хакта да барды.

    Иске Салман авыл җирлеге составына дүрт торак пункт керә. Иске Салманда 158 йорт бар, аларда 369 кеше яши. Иске Тахталыда 96 йорт, 308 кеше исәпләнә. Яңа Баллыкүлдә 30 йорт, 54 кеше, ә Иске Нохратта 2 өйдә дүрт кеше яши.

    Иске Салман, Иске Тахталы авыллары кырларын “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыяте эшкәртә. Бу якларда игенчелек тармагы һәрчак уңышлы эшләре белән сөендерә. Биредә отряд җитәкчесе булып 40 ел гомерен игенчелеккә багышлаган Равил Гатин хезмәт куя.  Бик тәҗрибәле, тырыш җитәкче. Ул инде күптән лаеклы ялда. Әмма “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыяте  җитәкчелеге үтенече белән эшен дәвам итә. Равил Хәнифулла улы үзләрендәге эшләрнең уңышын Иске Тахталыдагы уңган, оста механизаторлар хезмәте нәтиҗәсе ди. Чынлап та, Иске Тахталының дистәләп булдыклы механизаторы үзләренең отрядындагы 8 меңнән артык җирне дә вакытында эшкәртеп торалар, күрше отрядларга да булышалар. Әле башка районнарга барып та ярдәм итәләр.

    Иске Салман һәм Иске Тахталыда тугызьеллык мәктәпләр, балалар бакчалары эшләп тора. Иске Салманда 24 бала белем ала, Иске Тахталыда 40 укучы бар.

    Бу уку елы алдыннан Иске Салман мәктәбен башлангыч итеп калдыру мәсьәләсе бик җитди күтәрелгән иде. Халык һәм мәктәп коллективы үтенече белән уку йорты эшләп калды. Әмма һәр елны мәктәпкә бер яки ике бала керә икән, андый уку йортының киләчәге юк шул. Иске Салманда балалар аз, һәм туу да юк дәрәҗәсендә.

    Иске Тахталыда исә 11 бала тәрбиягә алынган һәм бер сабый опекун карамагында. Монда мәктәптә балалар шактый укый әле. Ә менә сабыйларын бакчага йөртүчеләр азрак. Балалар бакчасында югыйсә бик әйбәт шартлар тудырылган. Бакчада бит бала мәктәпкәчә белем һәм тәрбия ала, коллективка ияләшә.

    Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Җәләлетдинов халык алдында ясаган хисап докладында бу яклар өчен проблемалы булган тагын бер мәсьәләне күтәрде. Ул да булса – даими эшләүче фельдшерлар булмау. Дөрес, Иске Салманда да, Иске Тахталыда да билгеле бер көннәрдә халыкны медицина хезмәткәрләре кабул итә. Аннан бу якларда юллар әйбәт, ашыгыч ярдәм хезмәтен дә чакыртырга мөмкин. Ә менә авылларны фельдшерлар белән тәэмин итү мәсьәләсе әлегә ачык калды. Районның баш табибы Светлана Одушкина халыкның алар юллаган фельдшерларга карата игътибарлырак булуларын сорады. Әйтик, Иске Тахталыга соңгы елларда берничә  фельдшер җибәрелгән булган. Кайсы торак мәсьәләсе хәл ителмәгәнгә, кайсы авылда үзләренә карата тупас мөнәсәбәт булу сәбәпле китәргә мәҗбүр булганнар.  

    Бу авыллардан медицина белгечлеге бирә торган уку йортларында белем алучылар бар икән. Менә шул егет-кызларны алга таба туган авылларына  эшкә кайтарасы иде. Республикада хәзер авылга эшкә кайткан яшь фельдшерларга торак шартларын яхшыртуга 500 мең сум субсидия бирү программасы эшли. Яшь белгечләргә аны алуда ярдәм итәргә дә ышандырдылар.

    Бу авылларда маллар асрап мул тормышта яшәүче эшчән халык күп. Шәхси хуҗалыкларда 382 баш мөгезле эре терлек тотылса, шуның 189 ы савым сыерлары. Сыерлар саны былтыргыдан 7 башка күбрәк тә әле. Иске Салманда Радик Насыйбуллинның гаилә фермасында бүген 50 баштан артык мөгезле эре терлек бар. 25 е – савым сыерлары. Радик быел  сыерлар санын тагын да ишәйтергә исәпли. Аның инде ике танасы бозауларга тора, тагын 25  тана бозавы үсеп килә.

    Наил Әхмәтшинның 15 савым сыеры бар. Алар былтыр 475 центнер сөт сатып, 764 мең сум керем алганнар.

    Иске Тахталыда Альбина Яковлева хуҗалыгында 16 баш эре мөгезле терлек исәпләнә. Шуның 12 се савым сыерлары. Ул 300 центнер сөт сатып, 315 мең сум акча эшли алган. Петр Рыжков, Фәнис Шәфигуллин хуҗалыкларында 8 һәм 15 баш мөгезле эре терлек асрала. Алар былтыр хөкүмәттән 200 әр мең сум субсидия алып, абзарларын зурайтканнар.

    Иске Тахталы халкы җыенда авыл зиратына чаклы юл төзелешен дәвам иттерүне дә сорады. Бу эш узган ел башланган. Быел исә “Алексеевскдорстрой” ярдәме белән юлны бар шартына туры китереп төзетергә дип килешенде. Билгеле, әлеге эштә халыктан кергән үзара салым да файдаланылачак.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: