“Бердәм Россия” партиясенең Әлки җирле бүлеге активистлары өлкәннәргә кар көрәргә булыша
"Бердәм Россия" партиясенең район җирле бүлеге "Яшь гвардия" активистлары, "Игелек кыл" партия проектында катнашып, өлкәннәргә кар көрәргә булышалар.
Динә Габдуллина һәм Алсу Уразалиева бу эштә аеруча активлар. Алар пенсиядәге берничә өлкән апага өй тирәсеннән, капка төбеннән кар көрәргә ярдәм иттеләр.
-Өлкәннәр бит бик еш ярдәмгә мохтаҗ булалар. Без, "Яшь гвардия" активистлары, аларга булышырга һәрчак әзер. Киләчәктә дә мондый чараларда теләп катнашачакбыз,-диләр Динә белән Алсу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев