Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эшмәкәрләрне нинди проблемалар борчый? Әлки районы авылларында узасы очрашуларда шул хакта сөйләшергә җыеналар

    Тиздән авыл җирлекләрендә урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү ниятеннән халык белән очрашулар үткәреләчәк.

    Очрашуларга эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары башлыклары чакырыла. Район җитәкчеләре, эшмәкәрлекне үстерүгә кагылышы булган оешма-учреждениеләр вәкилләре катнашында узачак әлеге чараларда үз эшен ачарга җыенучылар да байтак файдалы мәгълүмат алачак.

    Очрашулар башланганчы авыл эшмәкәрләре үзләрен борчыган сорауларны әзерләп куйсыннар иде. Мондый чаралар тагын да файдалы, нәтиҗәле үтсен өчен, сезнең нинди белгечләргә сорау-тәкъдимнәрегез булуы хакында да җиткерүегез сорала. Барлык уй-фикерләрегезне авыл җирлекләре башкарма комитетларына юллагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: